16+

Калып эшләсәм, өстәмә түләүләр бармы?

Яңа эшкә урнаштым. Биредә өстәмә хезмәткә дә калу мөмкинлеге бар. Ул ничек түләнергә тиеш икән?

Яңа эшкә урнаштым. Биредә өстәмә хезмәткә дә калу мөмкинлеге бар. Ул ничек түләнергә тиеш икән?

– Россия Хезмәт кодексының 152нче маддәсе нигезендә, өстәмә хезмәт өчен беренче ике сәгать эчендә – бер ярым күләмендә, аннан соңгы сәгатьләрдә икеләтә күләмдә эш хакы түләнә. Кодексның әлеге маддәсе белән өстәмә эш өчен түләүнең минималь күләме билгеләнгән. Шул ук вакытта өстәмә хезмәт хакын югарырак күләмдә дә түләргә мөмкин, моны күмәк килешүдә, оешманың локаль норматив актында яки хезмәт килешүендә теркәргә кирәк. Хезмәткәр теләге буенча өстәмә эш, хезмәт хакы урынына, өстәмә ял итү вакыты бирү белән дә компенсацияләнергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading