16+

Камал театрында спектакльләр нигә соң күрсәтелә?

Узган ялларда татар театрының йөзек кашы булган Камал театрында булдык. Миндә театр хезмәткәрләренә берничә сорау туды. Камал театрына якын киләчәктә ремонт ясау планлаштырыламы? Бина бик күптәннән ремонт күрмәгән кебек. Шимбә, якшәмбе көннәрендә генә булса да спектакльләр вакытын 16.00 яки 17.00 сәгатькә күчереп булмасмы икән? Авыллардан, районнардан театрга килгән кешеләргә бигрәк җайсыз бит. Өйгә кайтырга да соңга калына. Харис Һадиев, Балтач.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов сүзләренчә, соңгы тапкыр бинага ремонт 2006-2007 елларда ясалган. Якын киләчәктә шулай ук ремонт планлаштырылган. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара: смета документлары төзелә, бәяләр өйрәнелә.
Башка шәһәрләрдән, авыл, районнардан килгән кунаклар өчен театр 12.00 сәгатьтә спектакльләр тәкъдим итә. Мәсәлән, 18 февральдә (якшәмбе) һәм 24 февральдә (шимбә) «Килә ява, килә ява...» белән «Әтәч менгән читәнгә» спектакльләре премьералары көндез күрсәтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading