2020 елда мирас буларак фатирның 1/2 өлеше миңа калды. Мирас үз көченә кергәннән соң, мин үз өлешемне улыма бүләк итеп бирдем. Салым инспекциясе каршында ничек хисап тотарга тиеш булам? Лариса Мансурова, Яшел Үзән.
Әлеге сорауга юрист Анна Конаева җавап бирде.
Милекне бүләк итеп биргән кеше салым түләргә дә, салым инспекциясе каршында хисап тотарга да тиеш түгел. Гражданлык кодексының 572нче маддәсе нигезендә, бүләк итү – үзенә файда алу өчен эшләнелмәгән гамәл дип санала. Торакны башка кешегә бүләк итеп, кеше үзенә бернинди дә акча алмый. Аның кереме булмый, димәк, салым түләр өчен нигез дә юк.
Салымны бүләкне кабул итеп алучы түләргә тиеш була. Әмма монда да искәрмәләр бар. Салым кодексының 217нче маддәсенең 18.1нче пункты нигезендә, бүләк итеп бирелгән керемнәр (күчемсез милек һәм башкалар) салымнан азат ителә. Әмма бүләк итүче һәм бүләкне кабул итүче Россия Гаилә кодексы нигезендә якын туганнар дип табылуы шарт. Бу категориягә әти-әни һәм балалар, ир белән хатын, әби-бабай һәм оныклар, апа-абыйлар, эне-сеңелләр керә.
Шул рәвешле, әни кешенең улына бүләк иткән фатиры өчен салым түләү таләп ителмәячәк. Димәк, салым инспекцисенә хисап тоту да кирәкми. Шулай булуга да карамастан, салым органнары еш кына милекне бүләк итеп алучыга декларация тутыруны сорап, хат юллый. Физик затның милекне рәсмиләштерүе хакында мәгълүматларны алар теркәү органыннан ала. Мондый мәгълүмат алганнан соң салым инспекторлары кешене декларация тутырырга тиешле затлар исемлегенә кертә. Әгәр дә салым инспекциясе декларация тутыруыны сорап хат җибәрә икән, сезгә аларга милекнең якын кешедән бүләк итеп алынуын аңлатып, җавап хаты язарга кирәк булачак. Хатка бүләк итү турында килешүнең күчерелмәсен, бүләк бирүчене һәм алучының якын туганнар икәнен раслаучы документ күчерелмәсен (мисалга, туу турында таныклык) салырга онытмагыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар