16+

Кишерне каймак белән ашарга кирәк

Бакчада кишер өлгерә. Аны ничек ашасаң яхшырак икән? Гомумән, кишернең сәламәтлеккә файдасы турында языгыз әле? Эльмира Хәбирова, Яшел Үзән.

Кишерне каймак белән ашарга кирәк

Бакчада кишер өлгерә. Аны ничек ашасаң яхшырак икән? Гомумән, кишернең сәламәтлеккә файдасы турында языгыз әле? Эльмира Хәбирова, Яшел Үзән.

Төбәкара клиник диагностика үзәгендә табиб-диетолог Айлинә Шәйдуллина җавап бирә:
– Кишерне составында майлар булган ризыклар белән ашарга кирәк. Күпләр кишерне А витаминына бай дип уйлый. Бу яшелчәдә бета-каротин күбрәк дисәң дөресрәк булыр. Аны башка каротинлы матдәләрне кебек үк А витаминына әйләндерергә кирәк. Моның өчен кишерне май, аксым булган ризыклар белән куллану да җитә. Мәсәлән, бик популяр салат – угычтан уылган кишерне уртача майлылыктагы каймак белән бутыйсың. Болай ашау дөрес булачак. Чөнки майсыз кишер эчәклекләрдә бик авыр үзләштерелә, организм яшелчәнең барлык файдалы элементларын үзенә алып бетерә алмый. Кыскасы, әгәр А витамины алырга телисез икән, кишерне каймак, яки башка аксымга бай ризыклар белән ашарга кирәк.
Башка яшелчәләр кушып рагу пешерсәң дә файдалы. Шулай да иң файдалысы – пешмәгән коры кишер ашау. Ул күз күрүен яхшырта, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген көйли. А витаминын – “матурлык витамины” дип тә йөртәләр. Файдалы булса да, кишерне чамасын белмичә кулланырга ярамый. Аеруча вакыт-вакыт кишер диетасына гына күчеп алган кешеләргә сак булырга кирәк. Кишерне артык күп ашаганда, хәтта тән сары төскә керергә мөмкин. Бу гепатит түгел. Кишерне ашамый башлауга, берникадәр вакыттан тән үз төсен алачак. Май белән таркала торган ризыкларның организмда туплану үзенчәлеге бар, ә бу артык күп булганда зыянлы.

Сүз уңаеннан, кишер һәрвакытта да хәзер без күреп өйрәнгән әфлисун төсендә булмаган. Бары 16нчы гасырда гына ул шундый ачык сары төскә кергән. Ә аңа кадәр хәтта шәмәхә, кара, ак, кызыл кишерләрне дә күрергә мөмкин булган. Кишер Урта Азиядә барлыкка килгән. Ул башта әчкелтем булган. Ә хәзер кишер иң баллы яшелчәләрдән санала.

Фото:pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading