Шәһри Казан

Код сүзе нәрсә ул

Пенсия бүлегенә шалтыраткач, миннән: «Код сүзе нинди?» – дип сорадылар. Аптырап калдым. Анысы нәрсә тагын, әллә мошенниклар сөйләшәме икән дип тизрәк трубканы куйдым. Пенсия өлкәсендә «код сүзе» дигән нәрсә бармы? Айгөл Хәсәнова, Казан.

Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, “код сүзе” чынлап та пенсия бүлегендә кулланыла. Код сүзе шалтыраткан кешенең шәхесен билгеләү өчен кирәк. Канун нормалары нигезендә код сүзен әйтмичә, хәзер пенсия бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматлар сорала торган шалтыратуларга җавап бирмиләр. Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет аша кереп пенсионер үзенең код сүзен күрсәтә ала.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: