16+

Коръән ашына бармасаң ярыймы?

Коръән ашына чакырылып та, сәбәпсез бармый калсаң, гөнаһы юкмы? Мәдинә Сәйфетдинова, Чаллы.

Коръән ашына бармасаң ярыймы?

Коръән ашына чакырылып та, сәбәпсез бармый калсаң, гөнаһы юкмы? Мәдинә Сәйфетдинова, Чаллы.

«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин:

– Мөселман кешесенең чакыруны кабул итеп баруы катгый үтәлергә тиешле сөннәт. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) бер хәдисендә: «Бер мөселманның икенче мөселман каршында алты хакы бар», – ди. Аларның берсе – мәҗлескә яки кунакка чакырсалар, аны кабул итеп бару. Әбү Хәнифә мәзһәбендә аның хөкеме: катгый үтәлергә тиешле сөннәт. Әгәр дә кеше җитди сәбәпләр булып бармый икән, аның гөнаһы булмый. Сәбәпсез бармаса, хупланмый торган гамәл, әмма аның өчен гөнаһ язылмый. Ул кеше әҗер-саваптан гына мәхрүм кала. Шулай ук бу ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр суынуга, аралар өзелүгә сәбәпче булырга мөмкин.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading