16+

Кредитымны түли алмыйм. Ничек банкротлыкка чыгарга?

Моннан ике ел элек банктан ике миллионга кадәр кредит алган идем. Әмма сәламәтлегем белән бәйле проблемалар килеп чыгу сәбәпле, бурычымны түләр мөмкинлегем юк. Бу очракта үземне банкрот дип игълан итә аламмы?

Кредитымны түли алмыйм. Ничек банкротлыкка чыгарга?

Моннан ике ел элек банктан ике миллионга кадәр кредит алган идем. Әмма сәламәтлегем белән бәйле проблемалар килеп чыгу сәбәпле, бурычымны түләр мөмкинлегем юк. Бу очракта үземне банкрот дип игълан итә аламмы?

"Шәһри Казан" редакциясенә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләрендә бурычлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булган затларга банкротлыкка гариза бирергә мөмкин Физик затларның банкротлыкка чыгу асылына тукталыйк. Физик затның банкротлыгы-гражданның кредиторлар алдындагы бурычларын тулысынча түли алмавы яки мәҗбүри түләүләр кертә алмавы. Күп кешеләр өчен мондый процедура финанс чокырыннан чыгу өчен бердәнбер законлы мөмкинлек: кредитлар, торак-коммуналь хезмәтләр, салымнар һәм башка йөкләмәләр буенча бурычларны исәптән чыгару. Кредитлар буенча бурычларны ничек законлы рәвештә түләп була? "Күпчелек кеше банкротлык законсыз ысул дип уйлый, ләкин бу ялгыш фикер. 127 нче Федераль канун нигезендә, әгәр ул инде үз кредит йөкләмәләре буенча түли алмаса, Россиянең теләсә кайсы гражданы үзлегеннән банкротлыкка гариза бирергә хокуклы. Бүгенге көндә банкротлыкның ике законлы ысулы бар — КФҮ һәм Арбитраж суды аша. Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәкләрендә бурычлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булган затларга банкротлыкка гариза бирергә мөмкин. Элек банкротлык процедурасы түләүле иде. Яңа тәртип нигезендә бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми Гражданнарны банкрот дип белдерү эшен кредит бирүчеләр, салым органнары да кузгата алалар. Әлеге процесс кирәкле документларны (керем, бурыч суммасы, шәхси мөлкәт турында белешмәләр һ.б.) җыюдан башлана. Канун буенча физик затларның бурычын юкка чыгару аерым шартларда гына башкарыла: җыелган бурыч 500 мең сумнан ким булмаса, һәм түләмәү вакыты 90 көннән артып китсә. Әгәр дә гражданның бурычы 500 мең сумнан ким булып та, ул бурычын тиешле вакытка түли алмаячагын, яисә мөлкәтенең бурычыннан күпкә кимрәк икәнлеген дәлилли алса, үзенә банкрот статусы алу мөмкинлеге туа. Ләкин судка мөрәҗәгать итү банкрот булуны гарантияләми.

Бурычның күләменә, физик затның матди хәленә, кредит бирүченең позициясенә карап, бурычны реструктурлаштыру яисә килешү турында карар кабул ителергә мөмкин. Бурычны реструктурлаштыру аны яңа график буенча түләү мөмкинлеген аңлата. Ул гражданга түли алу сәләтен торгызырга булыша. Нигездә бу процедура финанс терелтү булып тора. Ләкин бурычны ваклап түләү мөмкинлеге бурычлы зат рәсми рәвештә эшкә урнашкан, икътисад өлкәсендә аңлы рәвештә ясаган җинаять өчен сүндерелмәгән хөкемгә (непогашенная судимость) тартылуы булмаган очракта гына бирелә. Бурычны яңа план буенча каплау вакыты 3 елдан артыкка бирелми. Бурычны каплаганнан соң гына гражданга банкрот статусы бирелә. Әгәр дә кеше яңа план буенча бурычны түләми икән, ул банкрот итеп таныла, һәм аның мөлкәте бу бурычны каплау өчен сатыла. Бурычны реструктурлаштыру процедурасы кертелгәннән соң, штрафлар, пенялар салынмый, күп кенә башкаручы документлар буенча мөлкәт түләүләре (алиментлардан, тормышка һәм сәламәтлеккә килгән зыянны каплау түләүләреннән тыш) туктатыла. 
Әлеге процедура гражданга үзенең акчалары, мөлкәте белән идарә итү буенча берникадәр чикләүләр дә сала. Ул финанс идарәчесенең рөхсәтеннән башка 50 мең сумнан артыграк суммада булган мөлкәтен, транспорт чарасын сата, заемнар ала һәм бирә, мөлкәтен залогка сала алмый. 

Ниндидер сәбәпләр аркасында бурычны реструктурлаштыру процедурасын башкарып чыгып булмаса, физик зат суд карары белән банкрот итеп игълан ителә, һәм аның барлык мөлкәтен реализацияләү процедурасы башлана. Моңа залогта булган, тормыш иптәше белән бергә тапкан уртак милек тә керә. Закон буенча, бердәнбер торактан (әгәр ул ипотекада булмаса), торак урнашкан җир участогыннан, йорт кирәк-яракларыннан башка (кыйммәтле һәм зиннәтле әйберләрдән, киемнән, яшәү минимумыннан ким булмаган акчалардан тыш) барлык мөлкәт сатуга куела. Бурычлы гражданның мөлкәтен реализацияләү сатулашу (торг) аша башкарыла. 

Бурычлы затка банкротлык процедурасы тәмамланганчы аның мөлкәте белән башка кеше идарә итүе белән килешергә туры киләчәк. Банкрот итүгә документларны иң соңгы чиктә генә бирергә кирәк. Банкротлык һәрвакытта да үзеңнең бурычларыңны бетерү турындагы файдалы карар түгел. Чөнки үзеңнән дә шактый бирергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading