16+

Куркулыктан нинди дога укырга икән?

Бала бик каты куркып калды, куркулыктан нинди дога укырга икән?

Куркулыктан нинди дога укырга икән?

Бала бик каты куркып калды, куркулыктан нинди дога укырга икән?

Укучыбыздан килгән әлеге сорауга Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә:
–    Беренчедән, мөселман кешесе күңеленә нинди генә курку кермәсен, Аллаһ Тәгалә ул куркуны бетерергә кодрәтле икәненә ышанырга һәм балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Нинди генә курку-авырлык килмәсен, Раббыбызда сыену табарга кирәк. Икенчедән, күңелгә шом кергәндә, түбәндәге догаларны кылсагыз, иншаллаһ, Аллаһ Раббыбыз тынычлык бирер:
"Әгүзү билләһи минәшшәйтанирраҗим" кәлимәсен әйтү;
“Аятел-көрси”;
“Бәкара” сүрәсенең соңгы ике аяте ("Әмәнәррасүлү...");
“Ихлас” (Көлһүәлла), “Фәлакъ” һәм “Нәс” сүрәләрен уку;
Көне саен иртән һәм кичен өч тапкыр: "Бисмилләһилләзи лә ядурру мәгасмиһи шәй`үн фил-арды вә лә фиссәмә вә һүәссәмигул-галим";
Көн саен иртән һәм кичен өч тапкыр: "Әгүзү би кәлимәтилләһит-тәммәти мин шәрри мә халякъ".
Аллаһ Тәгалә үзегезне, балагызны һәм барчабызны бәла-казалардан имин кылсын, күңелләребезгә тынычлык бирсен!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading