Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм балаларына, оныкларына вакытын кызганмый торган иде.
Берьюлы аның оныклары Хәсән һәм Хөсәенне сөюен, кочаклап, үбеп, хәтта аркасына атландырып йөрүен күргән бер бәдәви гарәбе Пәйгамбәребезгә:
– Минем дә балаларым бар, әмма аларны үпкәнем юк, – дигән.
Монда Расүлуллаһның нинди сүзләр әйткәненә игътибар бирик әле. Ул аңа:
– Синең күңелеңнән Аллаһ мәрхәмәтлелекне алган икән, мин нәрсә эшли алам?! – дип әйткән.
Димәк, балаларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булу ул – күңел йомшаклыгыннан һәм ул Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән рәхмәте, нигъмәте. Ә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җир йөзенә рәхмәт буларак җибәрелгән олуг пәйгамбәр, мәрхәмәтле җан иясе иде.
Тимергали хәзрәт Юлдашев әзерләде
ФОТО: ru.freepik.com
Комментарийлар