16+

Мультфильмнар ике яшьлек балага зыянлымы?

Улыбызга – ике яшь. Төнге икегә кадәр йокламыйча интектерә. Гомумән йокларга яратмый. Табиб аңа планшет, телефон бирмәскә кушты. Ул бит аннан мультфильмнар гына карый, бу чыннан да зыянлы була аламы? Сиринә Мөхәммәтҗанова, Казан.

Балалар һәм гаилә психологы Дарья Смирнова:
– Телефон, планшет баланың нервларын какшата. Һәрвакыт телевизор алдында утыру, планшет аша мультфильм карау да балага начар тәэсир итә. Йокысын тынгысызлый. Бала йокларга ятар алдыннан өч сәгать кала телевизор, компьютер кебек техниканы сүндерергә кирәк. Телефонны да ата-ана чикләргә тиеш. Мультфильм кабызганчы, баланың игътибарын үзегезгә җәлеп итегез, аның белән күбрәк үзегез уйнагыз. Бүлмәдәге утны да бераз киметсәгез була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading