16+

Ничә яшьтән пенсиягә чыга алам? 

Хезмәт биржасында исәптә торам. 1965 елда туганмын. Минем кебек исәптә торучылар 55 яшьтән пенсиягә чыга ала икән, дип ишеттем. Бу дөресме? Әгәр дөрес булмаса, мин ничә яшьтән пенсиягә чыга алам?  Әлфинә Акмалова, Апас.

Киров районы пенсия бүлеге белгече Зәлинә Миңгазова җавап бирә:

– «Россиядә халыкның мәшгульлеге» турындагы 1032-1нче канунның 32нче маддәсе 2нче пункты буенча (1991 елның 19 апреленнән гамәлдә) мәшгульлек үзәкләре биргән белешмә нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе чынлап та иртәрәк билгеләнә ала.

Әмма, монда төп шартларның берсе – картлык буенча пенсиягә чыгарга кимендә ике ел вакыт калган булырга тиеш. Шулай ук кешегә эш таба алмавын расларга, эшнең төренә карап, кимендә 20-25 ел стаж булуы шарт. Оешма ликвидацияләнгән очракта, йә эшеннән азат ителгән хезмәткәрләр, шулай ук канун нигезендә пенсиягә иртәрәк чыга ала.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading