16+

Пенсионерлар өчен кайбер ташламалар бетерелә

Татарстанда кайбер кешеләргә транспортта йөрү өчен бирелгән ташламалар бетерелә икән, дип ишеткән идем. Бу яңалык кемнәргә кагыла икән? Галимә Низамова, Казан.

Әлеге яңалык айлык керемнәре 25 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Киләсе елдан гамәлгә керәчәк карарга республиканың премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.

Татарстанда 2017 елда мондый пенсионерларның саны барлык пенсионерларның 12 проценты чамасы булган. Алар 446 сумлык юл йөрү билеты өчен 90 сум компенсация ала иде. Ташламаларны гамәлдән чыгару республика бюджетының 75 млн сумын саклап калачак.

Фото: Гөлнара Зиннәтуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужас...

    Мөһим

    loading