Шәһри Казан

Пенсия алды яшендәгеләргә нинди ташламалар каралган?

Мин 1966 елгы. Тиздән пенсиягә чыгарга җыенам. Пенсия алды яшендәгеләргә ташламалар каралган дип ишеткән идем. Алар хакында тулырак сөйләсәгез иде. Айсылу Мостафина, Казан.

Сорауга Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге җитәкчесенең урынбасары Олеся Дьяченко җавап бирә:
 – 55 яшь тулгач, хатын-кызлар пенсия алды яшендәгеләргә тиешле ташламалардан файдалана ала. Беренчесе, Федераль салым хезмәте тарафыннан гражданин милкендә булган объектларның берсенә салымнан азат ителә. Икенчесе, торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама каралган. Җәмәгать транспортында, шәһәр яны тимер юлы транспортында (электричкада) йөрү өчен, табиб рцепты белән бирелә торган медицина препаратларын алу өчен акчалата компенсация – болары социаль яклау бүлекләре аша бирелә. Өченче ташлама Россия Пенсия фонды тарафыннан бирелә. 2002 елдан алып 2004 елга кадәр хезмәткәрләр булачак пенсияләренең тупланма өлешләренә кертемнәр күчереп барган булса, шул акча артып түләнә.
Пенсиягә чыгарга биш ел калган хатын-кызлар, шулай ук ир-атлар да түбәндәге ташламаларга ия:
1. Диспансеризация узар өчен елына бер тапкыр ике эш көнен ял итеп алырга хокуклы. Бу очракта уртача хезмәт хакы , эш урыны саклана.
2. Мәшгульлек үзәге ярдәме белән пенсиягә чыгарга биш, аннан да азрак вакыт калган кешеләр белгечлекләрен алыштыра, бушлай укый ала.Эшсезлек буенча пособие каралган.
Әлеге социаль ярдәмнән файдалану өчен ташламаны бирә торган оешмага гариза язу кирәк булачак. Таләп ителгән очракта пенсия алды яшендәге икәнеңне раслау өчен белешмәне пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет аша алырга була. Пенсия хезмәткәренең электрон имзасы белән бирелгән документ юридик көчкә ия.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: