16+

Пенсия фонды бушлай дару өләшәме?

Күршем, буыннардан дәвалый торган бик әйбәт дару уйлап тапканнар икән, ди. Имеш, Пенсия фонды шул даруны бушлай өләшә. Аны ничек табарга була икән, ярдәм итсәгез иде. Әминә Садыйкова, Яшел Үзән.

Күршем, буыннардан дәвалый торган бик әйбәт дару уйлап тапканнар икән, ди. Имеш, Пенсия фонды шул даруны бушлай өләшә. Аны ничек табарга була икән, ярдәм итсәгез иде. Әминә Садыйкова, Яшел Үзән.

Татарстанның пенсия идарәсе белгечләре аңлатуынча, бу – мошенниклар уйлап чыгарган яңа алым. Шул рәвешле пенсионерларны төп башына утырталар икән. Пенсия фондының рәсми сайтына охшаган ялган сайт уйлап чыгарганнар, шунда буыннарны дәвалый торган могҗизалы даруны бушлай өләшәбез дип игълан урнаштырылган. Имеш, бу хакта Дәүләт Думасы канун кабул иткән. «2019 елның 19 августыннан өченче укылышта канун кабул ителде. Аның буенча Пенсия фонды 55 яшьтән узган кешеләрне буыннарны дәвалый торган ташламалы препаратлар белән тәэмин итә. Әлеге идеянең инициаторы – Казанның пенсия бүлеге җитәкчесе Галина Стрижнева» диелгән әлеге ялган игъланда. Татарстан пенсия бүлегенең чын идарәчесе Эдуард Вафин: «Җитәкченең исем-фамилиясе дә уйлап чыгарылган. Бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Халык игътибарлы һәм сак булсын иде»,– дип кисәтә.

«Пенсия бүлеге хезмәткәрләре фатирдан – фатирга, өйдән өйгә йөреп паспорт, СНИЛС мәгълүматларын да тикшерми», – дип кисәтә Пенсия бүлегенең матбугат хезмәте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading