16+

Пенсиянең тупланма өлешен күчерә аламмы?

Пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дәүләтнекенә күчерә аламмы? Рияз Хәйретдинов, Казан.

Пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан дәүләтнекенә күчерә аламмы? Рияз Хәйретдинов, Казан.

Сорауга Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлегендә бүлекчә җитәкчесе Сиринә Мангалимова җавап бирә:
– Пенсиянең тупланма өлешен дәүләтнеке яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә уйлыйсыз икән, 31 декабрьдән дә соңга калмыйча, бу хакта гариза тапшырырга кирәк. 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән 269нчы Федераль канун нигезендә моны төрле юл белән эшләргә була: Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук документларны электрон формада да тапшырыр­га мөмкин. Үзең белән паспорт кирәк булачак. Электрон формада документ тапшырганда, электрон имза таләп ителә. Тупланма өлештә җыелган табышны югалтмас өчен, аларны биш елдан да ешрак бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Соңгы тапкыр Пенсия фондын кайчан алыштырганыгыз­ны теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып ачыкларга мөмкин. Шулай ук Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да белешмә алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading