16+

Приставка эшләмәсә, нишләргә?

«Телевизор өчен приставка сатып алган идек, ләкин ул ТНВ каналын күрсәтми. Без пенсионерларга бигрәк тә Казан телеканалы кирәк. Хәзер безгә нишләргә?» Буа районындагы укучыгыз.

«Телевизор өчен приставка сатып алган идек, ләкин ул ТНВ каналын күрсәтми. Без пенсионерларга бигрәк тә Казан телеканалы кирәк. Хәзер безгә нишләргә?» Буа районындагы укучыгыз.

Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре бу сорауга түбәндәге аңлатманы бирде:

– Приставка DVB-T2 стандартында булырга тиеш. Ләкин шушы стандарттагы приставка гына цифрлы телеканалларны һәм аналогтагы Татарстан телеканалларын карарга мөмкинлек бирми. Дециметрлы яки барлык дулкынлы (всеволновая) антенна да кирәк. Буада, шулай ук башка авыл җирлекләрендә барлык дулкынлы антенна кулай. Цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм күрсәтү өчен шәһәрләргә һәм районнарга махсус волонтерлар әзерләнде. Алар бушлай хезмәт күрсәтә. Цифрлы телевидениегә күчүдә каршылык-сорау килеп туса, шулай ук Буа районындагы кеше дә, «кайнар элемтә» телефоны аша хәлне аңлатсын, волонтер чакыртсын. Телефон: 8-800-222-87-16.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading