16+

Пропискадан ничек төшерергә?

– Хөрмәтле редакция! Күршемнең зарын сезгә ирештерим әле. Әле менә ике әби – ике күрше уйга калдык. Кемнән киңәш сорарга да белмибез.  Күршемнең улы үлеп китте.

Пропискадан ничек төшерергә?

– Хөрмәтле редакция! Күршемнең зарын сезгә ирештерим әле. Әле менә ике әби – ике күрше уйга калдык. Кемнән киңәш сорарга да белмибез.  Күршемнең улы үлеп китте.

Юл һаләкәтенә очрады, үзе гаепле, кызу тизлек белән барганда юл астына тәгәрәгән. Аның өчен бер кайгырабыз, яп-яшь көе өзелде бит. Борчу артыннан борчу ишәя икән, улының ике баласы әнисе йортында теркәлгән. Өч кешегә түләү дә күп, оныклары килен янында яшиләр. Килене белән дә сөйләшеп караган, тегесе балаларны үз фатирына күчерергә уйламый да. Күршемә нишләргә соң?
Сабира Мифтахова.
Саба районы.

Күршегезнең хәле катлаулы, судка мөрәҗәгать итмичә генә хәл итәрлек түгел. Әгәр дә балалар чынлап та әниләре белән читтә яши, әби янында пропискага – яшәү урыны буларак кына теркәлгән икән, судның әбиләре файдасына тәмамлану ихтималы зур. Әлбәттә аңа, ягъни күршегезгә оныкларының үзе янында яшәмәүләрен, әниләре янына көн итүләрен, ике арада чын гаилә мөнәсәбәтләре туктатылуын, оныкларның сезнең йортта яшәргә мохтаҗлыклары югын һәм бу мөмкинлектән файдаланмауларын дәлилләргә кирәк булачак. Шунысын да әйтергә кирәк, бу очракта дәлилләрне дә күбрәк тупларга кирәк. Әгәр дә суд сезне яклап чыкса, балаларны пропискадан әниләренең рөхсәтеннән башка да төшерәчәкләр. Бу хакта Россия Торак кодексының 31нче маддәсе 4нче бүлегендә тәгаенләнә. 

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading