16+

Рейс тоткарланса, авиапассажирга нишләргә?

Дөнья бит – төрле хәлгә тарыйсың: самолетларның да минуты-сәгате белән очып китә алмаган вакытлары булгалый. Рейс тоткарланганда пассажир түбәндәге хокукларга ия:

Рейс тоткарланса, авиапассажирга нишләргә?

Дөнья бит – төрле хәлгә тарыйсың: самолетларның да минуты-сәгате белән очып китә алмаган вакытлары булгалый. Рейс тоткарланганда пассажир түбәндәге хокукларга ия:

Очудан баш тарту. Баш тарту чарасызлыктан булганга, билет кире тапшырылмый торган булып саналса да, авиабилет бәясен кайтарырга тиешләр.
Чыгымнарны кайтарту һәм мораль зыянны каплату. Пассажир рейс тоткарлануга бәйле рәвештә китерелгән зыянны каплау турында (мәсәлән, алдан түләнгән экскурсияләр өзелсә, пассажир поездга соңга калса һәм башкалар) дәгъва белән пассажир йөртүчегә (авиакомпания) мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Йөртүчегә адресланган дәгъвага китерелгән зыянны раслый торган документлар күчермәләрен беркетергә кирәк. Дәгъва аэропортның китү яки килеп җитү пунктында тутырыла. Очыш Россия эчендә генә башкарылса,  дәгъва рейс тоткарланганнан соң 6 ай эчендә белдерелә.

Пассажирны билгеләнгән пунктка китереп җиткерү вакыты чыккан өчен йөртүчедән штраф түләттерү хокукы. Мондый штраф соңаруның һәр сәгате өчен билгеләнгән Хезмәткә түләүнең минималь күләменең (МРОТ) 25% күләмендә билгеләнә, ләкин авиабилет бәясенең 50 процентыннан арта алмый. Бу штраф авиакомпания гаепсез булуын дәлилли алмаган очракта гына түләнә. Мәсәлән, самолет пассажирларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя торган

төзексезлек аркасында тоткарланса, бу мәҗбүри гамәл булып санала һәм штраф түләнелми.
Шулай ук, рейс тоткарланганда пассажирга бушлай өстәмә хезмәтләр күрсәтелергә тиеш, төгәлрәк әйткәндә:
багаж саклауны оештыру;

7 яшькә кадәрге баласы булган пассажирга ана һәм бала бүлмәсен бирү;
 рейсны дүрт сәгатьтән артык көткәндә кайнар ризык белән тәэмин итү.
Рейсны алга таба да тоткарлаган очракта, ризык көндез 6 сәгать саен һәм төнлә 8 сәгать саен бирелә;

4) рейсның кузгалуын көндез – 8 сәгать, төнлә 6 сәгатьтән артык көткәндә, кунакханәгә урнаштыру, шулай ук пассажирларны аэропорттан кунакханәгә кадәр илтү һәм киресенчә.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading