16+

Йортны җир белән тигезләмәсләрме?

Торак йорт сатып алырга җыенабыз. Бу йорт Казан шәһәренең генераль планына кертелеп, киләчәктә җир белән тигезләнмәсме икән?

Торак йорт сатып алырга җыенабыз. Бу йорт Казан шәһәренең генераль планына кертелеп, киләчәктә җир белән тигезләнмәсме икән?

Күп йортларны җимерәләр бит. Моны алдан белеп буламы?

Исемем редакция өчен генә.

Татарстанның Росреестр һәм Кадастр палатасы экспертлары аңлатуынча, моның өчен Казанның башкарма комитетына, Казанның шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була. Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан киңәйтелгән белешмә соратырга да мөмкин. Сатып алу килешүендә сезнең йорт урнашкан урын аша инженер коммуникацияләр зонасы узамы-юкмы икәне дә күрсәтелергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading