16+

Татарстанда урманнар янмый, дип, үзебезгә күз тидердек

Республикада быел, хәвеф-хәтәрсез узган 10 елдан соң, 14 урман янгыны һәм 7 болын-табигать янгыны теркәлде. Урман-табигать янгыннары Әлмәт, Зәй, Сарман, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара һәм Апас районнарында килеп чыкты. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бу турыда Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда урманнар янмый, дип, үзебезгә күз тидердек

Республикада быел, хәвеф-хәтәрсез узган 10 елдан соң, 14 урман янгыны һәм 7 болын-табигать янгыны теркәлде. Урман-табигать янгыннары Әлмәт, Зәй, Сарман, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара һәм Апас районнарында килеп чыкты. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бу турыда Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Шөкер, янудан туктадык...
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов урман янгыннарына каршы көрәшне көчәйтергә кушты. Ярый әле 24 августта бераз яңгыр явып узды, тик республиканың көньяк-көнчыгыш зонасында һаман да коры һава саклана. Шунлыктан, урманнарга керүне чикләү вакытын тагын 21 көнгә озынайтуны сорап, республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттек, – диде Равил Кузюров.

 Россиядә 23 августка 12 807 урман янгыны теркәлгән, 10 миллион гектар урманнарга зыян салынган.

 – Татарстанда янгыннар урманнарның 160 гектарына җәелде, беренчел исәпләүләр буенча, зыян – 5 миллион сум. Хәзер урманнарда ачык янгыннар туктатылды, тулысынча сүндереп бетерү чаралары дәвам итә. Иң зур янгын Әлмәт урманнарында күзәтелде, анда утны туктату 8 сәгать барды, ә тулысынча сүндерү 2 тәүлеккә сузылды. Урман-табигать янгыннарын сүндерүдә катнашкан МЧС хезмәткәрләренә, муниципаль районнарга, аеруча актив катнашкан Иске Суркино авылы халкына рәхмәт! – диде министр Равил Кузюров.

Урман-табигать янгыннары чыгуга сәбәпче булган 3 очрак ачыкланган. Сарманда рөхсәтсез рәвештә тимер торбалар кисүчеләр, Апаста тәмәке төпчеге ташлаган кеше, ә Азнакайда кече бизнес вәкиле саксызлыгы аркасында янгын үләннәргә һәм агачларга капкан.
 – Татарстандагы урман-табигать янгыннары кешеләргә, торак пунктларга һәм терлекләргә зыян салмады. Торак пунктларда өйләр янган дигән сүз – ялган хәбәр, – дип, басым ясап әйтте министр Равил Кузюров. – Башкортстан, Мари һәм Удмурт республикаларында хәл кискенрәк. Күршеләребез Башкортстанда 380 урман янгыны теркәлде. Күршеләргә техника һәм кешеләр белән булышабыз.
 – Үзебезнең урман янгыннарын сүндерү станцияләренең эшчәнлеген ничек бәяләисез? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Канәгатьләнерлек, дип бәяләргә була. Көчле корылыкта, урманнарда күпләп янгыннар күзәтелгәндә станцияләрнең куәтләре җитәрлек түгеллеге ачыкланды. Татарстан Президенты теләктәшлегендә техник база яңартыла. 2024 елга кадәр станцияләрне янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән тулыландырырга җыенабыз, – дип җавап бирде Равил Кузюров.

Урман утыртабыз
Янгыннан зыян күргән мәйданнарга кабаттан агачлар утыртылачак. Татарстанда урманнар утырту планлы нигездә алып барыла. Быел урманнарны яңартуга федераль бюджеттан 200,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Язгы якта 2131 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, быел барлыгы 7253 гектарда агач утырту ниятләнелә.

Республикада 51 питомник эшли. Урманчылыклар нарат, чыршы, каен, юкә агачларының 702 килограмм орлыгын җыйган. Агач орлыклары җыюда Саба, Мамадыш һәм Минзәлә урманчылыклары өлгерлек күрсәтә.

Аюлар һәм бүреләр, Татарстанга рәхим итегез!
Республикада быел табигать мохитендә янгын тарала башлауның 1009 очрагы, ә урманнарга якын урыннарда ут чыгуның 746 мисалы теркәлгән.
– Урман аша чыгып китүгә чикләү юк. Кешеләр урманнарга барган очракларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәсеннәр иде. Учак ягу тыела, учак кабызган очракта, аны тәмам сүндергәнче су сибәргә кирәк. Урман янгыны өске яктан бара башласа, бик куркыныч, ялкын торак пунктларга да күчәргә мөмкин,-дип кисәтте министр Равил Кузюров.- Әгәр, Мари урманнарыннан аюлар һәм бүреләр янгыннардан качып республикага күченә икән, аларга Татарстан җирлегендәге урманнарда урын җитәрлек. Әлегә җәнлекләрнең күченеше турында хәбәрләр юк, дәррәү күченеш булмас.

Сүз уңаеннан, урманнарда янгыннар турында Россия президенты Владимир Путин да борчылып, сакларга һәм сакланырга киңәш иткән иде.
 

Белеп тор
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга -1,5-3 мең сум, вазифа башкарган кешеләргә – 10-20 мең сум, юридик затларга 50-200 мең сум штраф салына.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading