16+

“Адмирал” сабагы: прокурорлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды

11 мартта Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды. Беренче булып Чаллыдагы "Комсомольский" базарының ябылуы турында да язган идек инде. Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, прокуратура...

11 мартта Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң зур тикшерү башланды. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 16 апрельгә кадәр республика буенча 239 сәүдә ноктасын тикшерү бурычы куелды. Беренче булып Чаллыдагы "Комсомольский" базарының ябылуы турында да язган идек инде. Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, прокуратура Казандагы берничә эре сәүдә ноктасының эшчәнлеген туктатуын таләп иткән: 76 эшмәкәр эшләгән "Эмми" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Тукай урамы, 115) - 16, "Проспект" сәүдә үзәгенең ике объектында (Җиңү проспекты, 50А, 50Б) 14 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Себер тракты, 34 адресы буенча урнашкан күпфункциональ комплекста 265 хилафлык (!) теркәлгән.

Арчада исә суд приставлары "Шаром-Даром" сәүдә комплексының өс киемнәре сатыла торган өченче катын яптырган. Җитмәсә, әлеге сәүдә ноктасы Арчаның нәкъ үзәгендә урнашкан. Өченче катта сәүдә кагыйдә бозу очраклары бетерелгәч кенә җанланып китәчәк.

"Адмирал"дагы янгынга бәйле рәвештә Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев 10 апрельдән эштән китү турында рапорт язган. Документ Россия Генераль прокуратурасына җибәрелгән. Янгыннан соң аңа кисәтү ясалган иде, чөнки 2013 елда "Адмирал"дагы янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүне Рәфкать Уразбаев контрольдә тоткан. Ул вакытта 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, сәүдә комплексында хәтта янгын сигнализациясе белән янгын сүндерү системасы да булмаган, әмма прокуратура базарны яптыруга ирешә алмаган. Уразбаевтан кала, прокуратураның тагын биш хезмәткәре, шул исәптән Киров район прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Дворянский дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Кызыл әтәч китергән афәттә 17 кеше һәлак булды, икесе хәбәрсез югалганнар исемлегендә, 70тән артык кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Казан стационарларында бүген өч кеше дәвалана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading