16+

Акча җыя белмим, диючеләргә белгеч киңәше

Россиялеләрнең нибары 26 проценты гына акчасын җыеп бара ала икән. Шул ук вакытта кредит алучыларның саны да арта. Аны күбесенчә көнкүреш техникасын алуга һәм өйгә ремонт ясауга алалар. Ә яшьрәкләр кредитны гаджет һәм ноутбук алу өчен рәсмиләштерә.

Акча җыя белмим, диючеләргә белгеч киңәше

Россиялеләрнең нибары 26 проценты гына акчасын җыеп бара ала икән. Шул ук вакытта кредит алучыларның саны да арта. Аны күбесенчә көнкүреш техникасын алуга һәм өйгә ремонт ясауга алалар. Ә яшьрәкләр кредитны гаджет һәм ноутбук алу өчен рәсмиләштерә.

Белгечләр әйтүенчә, бу ил халкының алдагы ярты ел, бер елга чыгымнарын планлаштыра белмәве белән бәйле. Финанс грамоталылыгы дәрәҗәсе дә түбән, ди алар. Акчаны саклап тотып, җыеп бару сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән шул. Бәлки, ул сәләткә түгел, максат куя белүеңә карыйдыр. Кемдер, 90нчы елларда күпләрнең банктагы саклык акчасы януны мисал итеп китереп, акчаны гомумән җыярга кирәкми, дигән фикердә. Икенчеләре инфляциягә сылтый. Өченчеләр акчаны югары хезмәт хакын алучылар гына җыя ала, дип саный. Финанс һәм хокук белгече Ләйсән Халикова исә бу фикерләр белән килешми.

– Акчасы күп булган кеше генә “финанс мендәре” булдыра ала дип уйлаучылар ялгыша. Ай саен 50-100 сумны гына алып куйсаң да, шуны акрынлап гадәткә кертергә була. Тора-бара сумманы арттыра барасың. Ә чынлыкта иң идеаль вариант – хезмәт хакыңның 10 проценты. Әйтик, 30 мең сум алаң, аның 3 меңен читкә алып куясың, – ди ул.  

– Дәүләткә, банкларга да ышанмаучылар бар. Акча янганчы, мин аны туздырам дигән фикерне дә ишетергә туры килә. Аларга ни диярсез?
– Авырып киткән йә эшен югалткан очракта нинди акчага яшәргә уйлыйлар икән соң алар? Моның өстенә кредиты, ипотекасы да булса. Һәр гаиләнең алдагы берничә айда яши алырлык сумма тупланган “финанс мендәре”, һичшиксез, булырга тиеш. Акчаны җыеп барырга гына түгел, гаилә башлыгын бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерергә дә киңәш итәм. Аның тормышы яки сәламәтлеге белән бер хәл була калса, үзе яки мирасчылары акчалата түләү алачак. Акча очсызлану дигәнгә килгәндә, әйе, инфляция бар. Рәсми инфляция 7-8 процент диелсә, чынлыкта ул якынча 15 процентка тиң. Димәк, ел саен безнең акчабыз шуның кадәргә очсызлана, ягъни элек кибеттә 1 меңгә алган товарларыгыз өчен хәзер 1150-1500 сум түләргә туры килә. Акчаның көчен югалтмас өчен һәр кеше ел саен керемен кимендә 10-15 процентка арттырырга тиеш. Байлар дигәнебез шулай итә дә, алар акчасын арттыру мөмкинлеген эзли, күбрәк эшләргә тырыша. Хезмәт хакына гына ябышып ятарга кирәкми, акча эшләү мөмкинлекләре хәзер бик күп. Акчаны югатмас өчен тагын бер вариант бар, ул да булса, башка валютага күчерергә. Валютада, сумга караганда, инфляция проценты азрак. Монда инде бөтен йомыркаларны да бер кәрҗингә тутырмаска дигән принцип белән эшләгез. Бер өлешен долларда, бер өлешен еврода һәм сумнарда. Банкка саклауга куярга уйлаган очракта, алар тәкъдим иткән процентларның инфляцияне саклый алмавын да истә тотыгыз.

– Мөмкинлекләре булып та, акча җыя белмим, диючеләргә бу эшне ничек башларга?
– Һәр көн иртән теш чистарткандагы кебек, гадәткә генә кертергә кирәк. Җыелган акчага ял итәргә барам яки берәр кыйммәтле әйбер алам дип максат куеп, шуңа омтылыгыз. Телефоннарда хәзер финанслар белән идарә итәргә өйрәтә торган махсус кушымталар бар. Яки банкларның кушымталарындагы “акча җыя торган виртуаль тартмалар”дан куллана аласыз. Анда нинди максаттан акча җыюыңа карап, төгәл бер сумманы куеп, ай саен күпме кертеп барырга кирәк, шуның кадәр акчаны ул автомат рәвештә алып бара.    

– Хәзер кэшбэк-сервис бик популяр. Ул чынлап та акчаны янга калдырырга булышамы?
– Шәхсән аның уңай ягын күрәм. 50 сум гына кэшбек булып кайтса да яхшы бит. Ләкин моның фанаты да булырга кирәкми, чөнки бонус җыям дип кирәкмәгән товар да алырга мөмкинсең. Кибеттәге ташламаларга да артык кызыкмагыз. Бәясе төшкәнгә генә сатып алган күлмәгегез шкафта киелмичә эленеп торса, акчагыз җилгә очкан булып чыга.

– Бурычка алуны гадәткә керткән кешеләр дә юк түгел. Ала да түли, тагын ала, тагын түли...
– Бер кредитны каплау өчен икенче кредит алучылар да бар. Кредитсыз да булмый, әмма нәрсә алуыңа карап, ул үзен акларга да, акламаска да мөмкин. Әгәр дә кредитка аласы әйбер сиңа өстәмә акча эшләргә булышса, әйтик, машина алып, аны арендага бирсәгез, йөк ташу белән шөгыльләнсәгез, отасыз. Профессиональ яктан үсү яки яңа һөнәр үзләштерү өчен гел укып торырга кирәк. Акча булмаса, кредит алып уку мөмкинлеге бар һәм шуның белән үзегезгә акча эшләү юлларын ачасыз. Бу да “яхшы кредит” санала. Ә инде телефоныгыз була торып, кредитка яңарак моделен сатып алсагыз, күрше яхшырак машинада йөри дип, яңа машина сатып алсагыз, бу кредит үзен акламаячак.

– Тагын нинди хаталар ясамаска киңәш итәр идегез?
– Кредит яки ипотека түләүләрен азакка кадәр сузмаска кирәк, хезмәт хакын алуга ук, кирәкле сумманы күчереп куегыз. Чыгымнарыгызны контрольдә тотарга өйрәнегез. Махсус таблица тутырып бару да комачауламас. Соңрак шуннан нәтиҗә ясагыз, бәлки, кайберләре бөтенләй кирәк булмаган чыгымнардыр. “Финанс мендәре”н булдырасыгыз килсә, акча җыеп барырга өйрәнегез, яңа керем чыганакларын эзләгез. Җаваплылык, дисциплина һәм алдан күрүчәнлек тә бик мөһим.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading