16+

Аяк та чалмыйлар, ярдәм дә итәләр

Икътисади үсеш министрлыгы Татарстанны эшмәкәрлек өчен уңайлы төбәк дип атый Әлки районы Базарлы Матак авылыннан Нина Агапова дүрт ел элек гаилә фермасы төзеп, үз эшен башлап җибәргән. Аны бу адымга этәргән һәм канатландырган сәбәп - республикада кече һәр урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтелү. Бүген алар кәҗә сөте, сөт ризыклары җитештереп...

Аяк та чалмыйлар, ярдәм дә итәләр

Икътисади үсеш министрлыгы Татарстанны эшмәкәрлек өчен уңайлы төбәк дип атый Әлки районы Базарлы Матак авылыннан Нина Агапова дүрт ел элек гаилә фермасы төзеп, үз эшен башлап җибәргән. Аны бу адымга этәргән һәм канатландырган сәбәп - республикада кече һәр урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме күрсәтелү. Бүген алар кәҗә сөте, сөт ризыклары җитештереп...

- Эш башында республика һәм район бюджетыннан бишәр йөз мең сум акчалата ярдәм күрсәтелә дигән сүз ишеткәч, «канатланып» эшкә тотындык, - ди Нина. - Республикадан 500 000 сум алдык, шулай эшләп киттек. «Казан» сәнәгать паркында да сәүдә ноктабыз бар. Әле күптән түгел генә авылыбызда юл бөтенләй юк иде. Кече авылларны зур юллар белән тоташтыру программасы буенча авылыбызга юл керде, аннан соң гаилә фермасына хәтле булган 50 метр арага да таш юл түшәделәр. Бу безнең өчен искитмәле зур ярдәм булды.

Казаннан Динар Галиуллинның «Йомшак алтын» исемле үз остаханәсе бар.

- Бу безнең гаилә бизнесы, - ди Динар. - Үз кулыбыз белән башмаклар, чүәкләр тегәбез. Мәдәният министрлыгыннан 300 мең сумлык грантка ия булдык. Шул акчага яңа чигү машинасы сатып алдык.

Эшебезне киңрәк җәелдереп җибәрү өчен, бу безгә зур мөмкинлек.

Агаповлар һәм Галиуллиннар кебек, дәүләт яр­дәменә таянып, эш башлаучылар җитәрлек бүген республикада. Татарстан - кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында беренче унлыкта.

Бу атнада Россия Дәүләт Советы утыры­шында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү турында фикерләштеләр. Россия Президенты Владимир Путин уздырган бу киңәшмәдә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Беренче чиратта, эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын арттырырга кирәк. Салым һәм тикшерүләр санын да азайту урынлы. Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә кредит ставкаларын киметү бу өлкәне үстерүдә шулай ук зур роль уйная­чак, - диде үзенең чыгышында Владимир Путин.

Татарстан өчен әлеге мәсьәләләр яңа түгел. Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республикада бизнесны камилләштерүгә ныклы гарантияләр бирә. Моның шулай икәнлеген саннар да ассызыклый. Мәсәлән, бүгенге көндә Татарстан, Forbes журналы версиясе буенча, Россиянең бизнес белән шөгыльләнү өчен уңайлы булган 30 иң яхшы төбәге исемлегенә кертелгән.

Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы бизнес алып бару өчен уңайлы мохит тудырылган төбәкләрне барлаган рейтингта Татарстан - алдынгы урыннарда. Кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр саны буенча да ул, әйткәнебезчә, беренче унлыкта.

- Татарстан икътисады мөстәкыйль, акча эшләргә теләүче һәм эшли белә торган кешеләргә нигезләнергә тиеш. Бүген эшмәкәрләргә икътисадта бик мөһим роль бирелә, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән бер генә программа да туктатылмады. «Кризистан куркырга түгел, аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов, икътисади тотрыклылыкны саклауны төп бурыч итеп атап.

Чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча да Татарстанга күп төбәкләр көнләшеп карый. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үзенең бер чыгышында безнең республиканың чит ил инвесторлары өчен кызыклы һәм файдалы булуында Рөстәм Миңнехановның искиткеч зур роль уйнавын ассызыклады.

- Башка төбәк җитәкчеләре белән чагыштырып карасак, Рөстәм Миңнеханов кебек бүген беркем дә йөрми. Ул инвестицион эшчәнлек буенча туган һәр сорауга шәхсән үзе күзәтчелек итә, Татарстанда һәм чит илләрдә инвесторлар белән очраша. Әлбәттә, болар бар да инвесторларның уңай карар кабул итүенә этәргеч ясамый калмый. Алар биредә дәүләт ярдәмен тоя­лар, - диде ул.

Әле март ахырында гына Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашып, аларның сорауларын уртага салып сөйләште. Анда яңгыраган төп фикерләрнең берсе дә шул булды - Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек язмышына битараф түгел, барлык хакимият структуралары - муниципаль, республика, федераль - инвестицион мохитнең уңай булуы өчен тырышырга тиеш. «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында хакимият органнарының беренче вәкилләре белән мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк.

Республикада бүген кече һәм урта эшмәкәрлекнең 140 мең субъекты эшли, биредә якынча 480 мең кеше хезмәт куя. Бу - икътисади яктан актив халыкның дүрттән бере дигән сүз.
Хәзерге вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек респуб­лика икътисадының 25 процентын тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading