16+

Бала тудыру йортлары түләүлеме?

Мин авырлы. Тиздән бала табарга җыенам. Табибым, Казанда барлык бала тудыру йортлары да түләүле хәзер, ди. Имеш, теркәлү урының Казанда булса, бала тудыру йортына эләгү өчен 22 мең түләргә кирәк, районнан килгәннәрне генә бушлай кабул итәләр. Шуңа да күп кенә булачак әниләр теркәлү урыннарын да алыштыра башлаган, ди. Бу дөресме...

Мин авырлы. Тиздән бала табарга җыенам. Табибым, Казанда барлык бала тудыру йортлары да түләүле хәзер, ди. Имеш, теркәлү урының Казанда булса, бала тудыру йортына эләгү өчен 22 мең түләргә кирәк, районнан килгәннәрне генә бушлай кабул итәләр. Шуңа да күп кенә булачак әниләр теркәлү урыннарын да алыштыра башлаган, ди. Бу дөресме икән?

Зарина Фәрукшина, Казан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, Казанның бала тудыру йортларында медицина хезмәте күрсәтүнең беркайчан да түләүле булганы юк. Килешү нигезендә, һәр хатын-кызга үзенә ошаган табибны, акушерны сайлау мөмкинлеге дә бар. Монысы түләүле хезмәт, ләкин бу пациентның теләге белән генә башкарыла. Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәге, шул хастаханәнең 3 нче бала тудыру йортына (халык телендә ул «Красный Крест» бала тудыру йорты дип йөртелә), гадәттә, районнан килгән пациентларны гына кабул итәләр. Калганнар бирегә табиб юлламасы белән килә ала. Болардан тыш, булачак әни медицина полисы, бала тудыру сертификаты белән теркәлү урыны буенча хезмәт күрсәтә торган теләсә кайсы бала тудыру йортына мөрәҗәгать итә ала һәм бушлай медицина ярдәменә хокуклы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading