16+

«Балалар мине әкияти герой итеп күрә»

Регина “кечкенә кеше” авыруыннан интегә. Кызга 31 яшь һәм аның буе 116 сантиметр гына.

«Балалар мине әкияти герой итеп күрә»

Регина “кечкенә кеше” авыруыннан интегә. Кызга 31 яшь һәм аның буе 116 сантиметр гына.

Аның яныннан кайтканда: “Әй, мин дә яшим инде”, – дигән уй баштан чыкмады. Кайчагында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, без, сау-сәламәтләргә караганда, күпкә кызыграк, тулы канлы тормыш белән яши. Алар җәмгыятькә дә күбрәк файда китерә. Безнең төсле күңел төшенкелегенә бирелеп, үз-үзләрен кызганып, балавыз сыгып утырган вакытлары да юк кебек.

Героебыз – Регина Иванова. Фамилиясе рус булса да, башында яулык, үзе мәчет каршындагы хәйрия фондында эшли.
Регина – Саба кызы. Әтисе Рафаэль мәктәп директоры, ә әнисе Светлана химия һәм биология укытучысы була. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң Регина Казанга укырга керә һәм ике югары белем ала. Әгәр районга кайтсаң, урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләрсең, Казанга калсаң, психология юнәлешендә хезмәт куярга була дип, әти-әнисе аңа шул һөнәрләрне сайларга киңәш итә.

Язмыш Регинаны мәчеткә алып килә. Анда ул хәйриячелек юнәлешендә эшли.
Мине һәрвакыт Ходай йөртә һәм мин Аңа һәрчак рәхмәтле. Хәзер мин иң рәхәт, иң яхшы урында эшлим. Безнең “Иман нуры” мәчетендә бик тыныч. Син монда рухланасың, – ди Регина.
Әлеге мәчет 200ләп аз керемле гаиләгә ярдәм итә.

Фамилия һәм яулык тарихы
Әтисе ягыннан Регинаның бабасы – керәшен, ә әбисе татар. Әнисе ягыннан исә әбисе – рус, ә бабасы яртылаш яһүд. Кыскасы, аның тамырларында төрле конфессия кешеләре каны ага.
– Безнең гаиләдә һәрвакыт һәр кешегә, һәр милләткә һәм дингә хөрмәт белән карадылар. Әбием безгә кунакка килсә һәм намаз укый башласа, әнием ул бүлмәдәге иконаларны алып куя иде. Әби мөселман, әнием христиан булса да, әби әнине бик нык яратты. Боларның барысын да күреп үстем, – ди Регина.
Ул үзе дә һәр дингә хөрмәт белән карый. Күңеле беләнкүбрәк христиан диненә тартылуга карамастан, башында яулык. Моны ул болайрак аңлата.

Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең күбесе энергияне суыра торган вампирлар. Берәр гаиләгә ярдәм итәргә барсам, икенче көнне аякларым, буыннарым авыртып ята идем. Бер юлы башыма яулык бәйләп бардым. Хәлем яхшы кебек. Икенче юлы да кидем, өченче... Шуннан соң салмадым да. Бу минем саклану чарасы кебек. Хәтта иконаларда да бит хатын-кызларның чәчләре күрсәтелмәгән. Бер дус кызым: “Ничек инде син яулык бәйләдең? Хәзер бит сиңа барысы да караячак”, – диде. Миңа болай да күп карыйлар, бераз артык караганнан әллә ни булмас, дип җавап бирдем. Бала чакта еш кына: “Әни, миңа бармак төртеп күрсәтәләр”, “Әни, мине таныш булмаган кешеләр фотога төшерә”, – дип әнигә зарлана идем. Зирәк хатын буларак ул мине моңа каршы торырга өйрәтте. “Фотога төшерәләр икән, позировать ит. Ә аннан соң, мин матур чыктыммы дип сора”, – дия иде. Бу минем саклану чарам булган, күрәсең. “Үзенчәлекле” балаларның барысының да әниләре бик зирәк һәм акыллы, – ди күзәтүләре хакында Регина.

Энҗеләр энҗесе

Физик мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе” бәйгесе үткәрелә. Регина шунда катнашып, җиңү яулаган кеше.
– Мин “Артистлык сәләте булган энҗе”, “Романтик энҗе” булырга әзер идем. Әмма икенче яисә өченче урын гына эләкмәсен дип теләдем. Бүләкләү тантанасы килеп җитте. Алып баручылар игълан итә: “Артситлык сәләте булган энҗе”, – диләр. Миндер инде дип уйлыйм. Юк, миңа бирмәделәр. Аннан барлык номинацияләрне әйтеп бетерделәр. Икенче, өченче урыннар бүләкләнде. Минем энҗемне каядыр “онытып” калдырганнардыр инде, мин әйтәм. Беренче урын булыр дип башыма да килми. Соңгы минутка кадәр үземнең җиңгәнемә ышанмадым әле, – ди 2018 елның “энҗе”се.

2019 елда исә аны Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының иҗтимагый ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу вазифаның әллә ни файдасы юк, әмма дәүләт органнарына яисә берәр оешмага язма рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә булыша, дип шаярта Регина.

Әкияттән – чынбарлыкка

Буе бәләкәй булгач, рухи гына түгел, физик кыенлыклар да кичерергә туры килә үзенә.
– Кулга ике пакет белән азык-төлек тотып кайтасың, ә синең арттан, нинди икәнеңне күрсәләр дә, әйдә тизрәк атла инде, диючеләр булгалый.  Әни миңа юләрләргә һәм балаларга рәнҗемә, дип өйрәтте. Юләрләр сине беркайчан да аңламаячак. Алар синең энергияне генә ала, ә аңлаткан әйберең аларга барып җитми. Дөрестән дә, мин андый затларга игътибар бирмәскә тырышам. Бармак төртеп күрсәтүчеләрне бигрәк тә. Балалар исә бөтенләй башкача уйлый. Әни миңа аларга: “Белоснежка и семь гномов” әкиятендәге кебек, ерак бабам җиденче гном иде, ул Белоснежка белән дус булган. Алар җир астыннан алмазлар казып чыгарганнар. Менә мин дә шуңа шундый бәләкәй”, – дип сөйләргә өйрәтте. Һәм мин балалар өчен шул мизгелдән әкияти геройга әвереләм. Әле алар миннән ул алмазлар синдә калдымы, Белоснежка белән фотоларың бармы, дип тә сорый. Тискәре әйберләрне яхшылыкка, позитивка әверелердерергә кирәк. Дөньяга яхшылык алып киләсең икән, бу сиңа кире әйләнеп кайта. Бик авыр ДЦП диагнозлы балаларны театрга алып баргач, бала спектакльдән соң башкача ачыла. Аларның күзләре яна, йөзләре бөтенләй үзгәрә. Әйтәм бит, аларның уйлау сәләте башкача, – ди Регина.

P.S. Шул гомере эчендә ул 4 мең метр биеклектән парашюттан да сикерергә өлгергән. Үзе кебек тәбәнәк буйлы кешеләрнең җыеннарында катнашкан, үзе дә шуларны оештырган. Хәзер исә “Дөнья премиясе”нә дәгъва кыла. Бүләкләү ноябрьдә булачак. Уңышлар сиңа, тыңгы белмәс Регина!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading