16+

Без картайгач, “пенсиякәй” арты белән борылды (пенсия системасы турында уйланулар)

СССР таркатылмаса, мин 2020 елда алтмышны тутырып, пенсионерлар сафына басасы кеше идем. Уйламаганда-көтмәгәндә ел ярымга “яшәрттеләр” дә куйдылар.

Без картайгач, “пенсиякәй” арты белән борылды (пенсия системасы турында уйланулар)

СССР таркатылмаса, мин 2020 елда алтмышны тутырып, пенсионерлар сафына басасы кеше идем. Уйламаганда-көтмәгәндә ел ярымга “яшәрттеләр” дә куйдылар.

Россиядә пенсия реформасы идеясен уйлап тапкан акыл ияләренә барып, “рәхмәтләр” әйтәсе килә. Беләм, башкаларда да шундый теләк бардыр. Мәгълүм булганча, пенсиягә чыгу яше хатын-кызларга – 60, ә ир-атларга 65 яшь чикләренә күтәрелде. Рәхәт-мул тормыштан гомерләребез озынайган икән.

Уенын-чынын бергә кушып: “Кияүгә чыгып, кем рәхәт күргән?” - дигән әйтем бар гүзәл затлар телендә. Гаилә учагының татлы җылысына хатын-кыз үзе дә җаваплы инде, анысы. Ләкин пенсиягә чыгып җитеп, берничә дистә ел яши алсаң, үзеңне рәхәтлекнең дә рәхәтлегендә санар идең, мәгәр. Авырмыйча, немец бабайлары һәм әбиләре кебек киерелеп дөнья гизеп, үз-үзеңне карап яшәүне күзаллаганда, әлбәттә. Тик, язучы Мөхәммәт Мәһдиевның сүзләрен искә төшереп әйтсәк, безнең күпчелегебезгә андый рәхәтлекләрне күрү “едва-ли”.

Әнә, Россия Үзәк банкы башлыгының урынбасары Сергей Швецов та: “Пенсионерларга ярдәм итәргә соң инде. Кешеләр үзләренең киләчәк пенсияләре турында хезмәт чорында кайгыртырга тиешләр”, - дип, күңелне төшерә җитмәсә. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина әлеге “бик тә урынсыз” фикер белән килешмәгән.

- Пенсионерларны яклау мәсьәләсендә урынбасарымның бик тә урынсыз сүзләр әйткәнлеге кызганыч, - дигән Эльвира Нәбиуллина.

Швецов әфәнде бер чыгышында: “Гражданнар пенсиягә чыкканда дәүләткә генә таянмаска, ә капиталны гомерләре буена формалаштырырга тиешләр. Бу – капитализм. Кешенең тулысынча дәүләткә таянып пенсиягә чыгуы – социализм”, - дигән.

Эльвира ханымның татар баласы булганлыгына кат-кат сөенәм: үзе матур,үзе акыллы!

- Пенсиягә инде чыкканнарның һәм хәзер чыгучыларның картлыкка капитал туплау мөмкинлеге булмады, - ди Эльвира Нәбиуллина. - Аларны лаеклы пенсия белән тәэмин итү – дәүләт бурычларының берсе. Россия Банкы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларын үстерү, финанс тотрыклылыгын ныгыту юнәлешендә эшли. Болар – дәүләт пенсия системасына өстәмәләр генә.

Саннарга күз салсак, Россиядә 2021 елның 1 гыйнварына картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме – 16 789 сум. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның пенсия реформасына төзәтмәләрендә эшләмәүче пенсионерларга 2024 елга кадәр иминият пенсиясен индексацияләү чикләре билгеләнде. Һәр елның 1 гыйнварында пенсияләрне ел саен күтәрә бару күздә тотыла. Пенсияләр 2022 елда – 5,9 процентка, 2023 елда – 5,6 процентка һәм 2024 елда 5,5 процентка ук күтәрелергә тиеш. Россиядә 2024 елга эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача еллык күләмнәрдә 20 388 сумга җитәчәк, дип фаразлана.

Без үзебезнең тормышны АКШ белән чагыштырыга яратабыз. Аларда пенсия дәүләт пенсиясеннән һәм ике тупланма өлештән гыйбарәт. Тупланма өлешләрнең берсенә эш бирүче взнослар күчереп бара, ә икенчесенә кеше кертемнәрне үзе күчерә. Россиядә пенсиянең тупланма өлеше 2014 елда туктатылды. 2020 елда бу гамәл 2023 елга кадәр озынайтылды.

АКШта ир-атлар да һәм хатын-кызлар да пенсиягә 67 яшькә җиткәч чыга. АКШта ир-атларның уртача яше – 76 ел, хатын-кызларныкы – 81 ел. Росстат мәгълүматларына караганда, Россиядә 2021 елга уртача гомер озынлыгы ир-атларныкы – 68 ел, ә хатын-кызларныкы – 78. Киләчәктә, ягъни 2035 елга илебездә ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 75, хатын-кызларныкы 82 ел булыр, дип фаразлана. Пенсияләргә чыгып, озын гомерле Япония, АКШ, Швейцария халыкларын көнләштереп, рәхәтләнеп яшиселәребез бар әле.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гость кемдя белми2021 елнын гомер озынлыгын ел бетмягян ялдя алны дан планировать итяргя улемне Аллахе тяаля эше ул купме яшь кешеляр даже кечеряк балалар улде мина кажется как раз продолжительность жизни ниже 60 лет у мужчин булыр да и у женщин тоже халык пенсия ала алмый даже в том случае вроде баллов не хватает я кем разъясняет безгя что такое балл кеше же эшлягян елили год уже переводится в баллы без объяснений без ничего

    Мөһим

    loading