16+

Безгә эшчеләр кирәк! яки WorldSkills президенты шәһәр мэрына ник күз кысты?

Россия белән Татарстан җитәкчелегенә Универсиада, Спортның су төрләре, Футбол буенча дөнья чемпионатларын бездә үткәрү өчен маңгай тирен шактый түгәргә туры килде. Бераз тын алганнан соң, тагын зур эш башланды: Казан 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты - WorldSkillsны үзендә үткәрү хокукы өчен көрәшә. WorldSkills вәкилләре Казанны өч көн энә...

Безгә эшчеләр кирәк! яки WorldSkills президенты шәһәр мэрына ник күз кысты?

Россия белән Татарстан җитәкчелегенә Универсиада, Спортның су төрләре, Футбол буенча дөнья чемпионатларын бездә үткәрү өчен маңгай тирен шактый түгәргә туры килде. Бераз тын алганнан соң, тагын зур эш башланды: Казан 2019 елда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты - WorldSkillsны үзендә үткәрү хокукы өчен көрәшә. WorldSkills вәкилләре Казанны өч көн энә...

Өченчекөн «Казан» халык­ара аэропорты янында WorldSkills Arena күргәзмә үзәгенә нигез салынды. Чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм башкалар катнашты. 169 мең квадрат метрлы корылманы 2016 елда төзи башларга һәм 2018 елда сафка бастырып бетерер­гә ниятлиләр (чагыштыру өчен: «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге 25 тапкыр кечерәк, аны да шушында күчерәчәкләр). Төзелеп беткән корылманы 2018 һәм 2019 елгы милли WorldSkills чемпионатлары үткәреп сынаячаклар. Саймон Бартли әйтүенчә, Россия хөкүмәте яшьләрнең барлык өлкәләрдә квалификацияле күнекмәләргә ия булырга тиешлеген аңлый.

- Кайда гына булсам да, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда икәнлегенә кат-кат инанам, - диде Саймон Бартли.

Казанны 2019 елгы WorldSkills башкаласы итеп сайласалар, төп чаралар әлеге комплекста үтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чемпионатны үткәрү өчен Казанда барлык шартлар тудырылган. Соңгы елларда Казанның Меңьеллыгына, Универсиадага дип бик күп корылмалар сафка бас­ты, ләкин шушы күргәзмә үзәге генә җитеп бетми иде.

Узган санда язганыбызча, атна башында WorldSkills делегациясе Россия Президенты белән очрашканда, Владимир Путин Казанга җитди көндәшләр белән ярышырга туры киләчәген, әмма Татарстан башкаласын Бельгиянең Шарлерау шәһәре белән Париждан яхшырак икәнлеген әйтте.

Бу гаҗәп тә түгел: Татарстан үзенең ышанычлы төбәк икәнен эше белән раслады, шуңа күрә дөньяның эре оешмалары рес­публикага халыкара дәрәҗәдәге чараларны уздыруны ышанып тапшыра.
Үзәккә нигез салганнан соң, кунакларга Ратушада Казанны тәкъдир итеп, бар мөмкинлекләре хакында сөйләделәр. Кунакларга видеодан башкаланы кошлар биеклегеннән күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов конкурсны үткәрүдә бизнес вәкилләренең, эре предприятиеләр, һөнәри һәм югары уку йортларының ярдәм итәчәген әйтте.
Мэр Илсур Метшин инглиз телендә шәһәрнең куәтле яклары турында сөйләгәндә, башкаланың дөнья беренчелеген кабул итәргә әзер икәнлеген искәртте.

- Бездә яхшы инфраструктура бар - 152 кунакханә һәм хостел эшли, яңа яр буе төзелеп килә, соңгы җиде ел эчендә Казанда икътисади үсеш күзәтелә. Гомумән, Казан - сәнәгате алга киткән яшьләр шәһәре, - диде Илсур Метшин.

Россиянең мәгариф министры урынбасары Александр Климов үз чыгышында сөйләвенчә, WorldSkillsны Россиядә үткәрергә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән теләк белдергән. Бу уңайдан Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкчелегендә махсус комитет төзелгән. Анда федераль ведомство җитәкчеләре, шулай ук иң эре компания җитәкчеләре кергән. Әгәр Казан чемпионатны үзендә үткәрү хокукын отса, әзерләү эшләрен шушы команда алып барачак. Татарстан ягыннан оештыру эшләренә Спорт проектлары дирекциясе чат ябышачак. Аларның Универсиаданы югары дәрәҗәдә оештыруы гына да ни тора. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү дә алар өстендә.

Бу чемпионатны үзебезгә үткәрергә алынуның тагын бер хикмәте бар: Татарстанның үсеш стратегиясе нигезендә кеше капиталы һәм мәгариф өлкәсенең төрле юнәлешләрне үстерүе ята. Ә чемпионатның максаты - эшче һөнәрләрнең статусын күтәрү, популярлаштыру.

- Без эшче һөнәрләрен популярлаштыру юнәлешендә пред­приятие­ләр белән берлектә күптән эшлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Узган ел республикада 5 ресурс үзәге ачылды, быел тагын бишәү ачылачак. Ә барлыгы шундый 25 үзәк булачак. Югары уку йортлары һәм көллиятләрнең товар җитештерүчеләр белән бөтенләй башкача эшли башлавын үзегез дә күреп торасыз бит.

Аның сүзләренчә, бу чемпионат яшьләрдә эшче һөнәренә кызыксынуны тагын да ныграк уятачак, ул ил өчен дә зур әһәмияткә ия.

WorldSkills International президенты бөтен нәрсәгә таң калуын белдерде. Аны Россия Президенты Владимир Путинның чемпионатны үткәрүдә теләктәшлек белдерүе дә, Казанның алга киткән инфраструктурасы да, күргәзмә үзәгенә нигез салуда катнашкан яшьләрнең энергиясе белән энтузиазмы, кыскасы, бөтен нәрсә сөендергән. Саймон Бартли фикеренчә, чемпионатны үткәрүгә тотылган акчаны чыгым буларак түгел, киләчәккә инвестиция буларак кабул итәргә кирәк.

- Чемпионатны 2009 елда кабул иткән Калгари шәһәре мэры да, 2012 елда үткән Лейпциг мэры да сезгә чемпионатны үткәрү икътисади яктан бары тик уңай үзгәрешләр китерәчәген 100 процент ышаныч белән әйтәчәк. Әгәр шик туса, Казан мэры үзенең коллегалары белән очрашып, шәхсән инанырга мөмкин, - дип, Илсур Метшинга карап, күзен кысты WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading