Шәһри Казан

БИЛГЕСЕЗ АВЫРУ

«Бер танышыма Бек авыруы яки саркоидоз дигән диагноз куйдылар. Ул нинди авыру? Шул хакта тулырак мәгълүмат бирсәгез иде. Ленура ШАҺИЕВА, Казан.»

Әлеге сорауга Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты, медицина фәннәре кандидаты Индус САФИН җавап бирә.
- Бек авыруының килеп чыгышы билгесез. Ул кешенең лимфа бизләрен һәм эчке әгъзаларын зарарлый. Авыру һәрвакыт лимфа бизләренә кагыла. Кешеләрнең 70 процентының үпкәсе зарарлана. Бөер өсте бизләреннән кала, шулай ук бавыр, талак, күзләр, төкерек бизләре, тән һәм нерв системасы да зарарланырга мөмкин.
Бек авыруы белән, гадәттә, 20-40 яшьлек кешеләр авырый.Ул АКШ, Бөекбритания һәм Япония кебек илләрдә таралган. Авыруларның 20-30 проценты флюорография тикшерүендә ачыклана. Саркоидоз кан тамырларыннан һәм фиброз тукымалардан торган шешсыман төерләр барлыкка килеп, аларның үсүе белән характерлана. Авыру алдыннан бизгәк башлана, гәүдә авырлыгы кими, тиредә шәмәхәсыман таплар барлыкка килә, лимфа бизләре шешә, балтыр-аяк табаны сөякләре ялкынсына. Үпкәдә үзгәрешләр барлыкка килә. Күзләрнең һәм сулыш юлларының начараюы сизелә. Кеше хәлсезләнә, күкрәк читлегендә авырту ешая, сулыш кысыла. Шулай ук коры ютәл барлыкка килә. Йөрәктә авырту, аритмия күзәтелә.
Бүгенге көндә әлеге авыруны китереп чыгарган сәбәпләр билгесез. Авыручы кеше организмына кергән бактерияләрне, вирусларны һәм химик әйберләрне нык сизүчән була. Кеше үзен начар хис иткәндә, табибка бару мөһим. Авыруга диагноз кую өчен, башта аңа биопсия ясыйлар. Вакытында дәвалану авырудан озак елларга котылып торырга мөмкинлек бирә. Авыру булмасын өчен, тәмәке тартудан, оча торган токсин матдәләрдән, тузаннан һәм газлардан сакланырга кирәк. Саркоидоз вакытында канда кальций күбәя. Ул исә бөерләрдә, сидек юлларында ташлар барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә, кальцийга бай матдәләрне кулланмый торырга кирәк.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: