16+

Бизнеска әверелгән мавыгу

Ялдан соң сайлау алдында калдым: элеккеге эш урынына кайтып, дизайнер булып эшләргәме, әллә инде үз эшемне үстерергәме? Икенчесен сайладым...

Бизнеска әверелгән мавыгу

Ялдан соң сайлау алдында калдым: элеккеге эш урынына кайтып, дизайнер булып эшләргәме, әллә инде үз эшемне үстерергәме? Икенчесен сайладым...

Соңгы елларда туйларны тематик төсләрдә бизәү, төрле аксессуарлар, кияү белән кәләшнең бокалларын, шампан шәрабы шешәләрен бизәкләп эшләү, никах таныклыкларын матур итеп ясау, гаилә учагын гәүдәләндергән шәмнәрне һәм туйга бәйле башка кирәк-яракны ясау модага керде. Сорау булган җирдә тәкъдиме дә туа тора. Бигрәк тә шәһәр җирендә мондый әйберләр бик популяр.

Казан кызы Айгөл Евдокимова да туйга нәкъ менә шундый аксессуарлар ясау белән шөгыльләнә. Аның эшләрен күрсәң, башлар әйләнерлек. Кәләшләр ничек кенә сайлап бетерәдер.

Айгөл – белеме буенча филолог. Шулай ук дизайнер-полиграфчы һәм халыкара флорист һөнәрен дә үзләштергән.

– Миңа кәгазьләрнең төрле фактуралары һәрвакыт ошый иде. Төрле төсләрне ярак­лаштыру, материаллар сайлаудан, төрле рәсемнәрне тәңгәлләштерүдән матур открыткалар туа. Шуларны туганнарыма, дусларыма бүләк итә идем. Алар бу эшләрне күреп, үзләренең якыннарын шул рәвешле котларга теләкләре булуын белдереп, миңа заказлар бирә башлады, – ди Айгөл.

Шулай итеп, Айгөл мавыгуын бизнеска әверелдерә.
– Аннан соң көтмәгәндә генә туйга аксессуарлар ясарга заказ килеп иреште. Шуннан китте дә инде. Заказлар арта барды. Ул вакытта мин бала ялында идем. Ялдан соң сайлау алдында калдым: элеккеге эш урынына кайтып, дизайнер булып эшләргәме, әллә инде үз эшемне үстерергәме? Икенчесен сайладым һәм хоббины акча китерә торган эшкә әверелдерә алдым. Яшь парлар белән очраша торган офисым бар. Хәзер мөмкинлекләремнән чыгып, мастер-класслар да үткәрергә планлаштырам, – ди Айгөл.

Канун кабул ителгәннән соң, ул беренчеләрдән үзмәшгуль булып теркәлә.
– Закон кабул ителер алдыннан оештырылган фикер алышуда катнашып, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка фикерләремне дә җиткергән идем. Иң мөһиме – үземне «идән астында» эшли торган хезмәткәр итеп тоймыйм. Ә рәсми эшләүче, барлык хокуклары булган гражданин мин. Икенче яктан, юридик затлар белән эшли алам һәм шуңа еш кына корпоратив заказлар кабул итү хокукым бар. Тагын бер уңай ягы – клиентларның миңа булган ышанычы. Чөнки башкарган эшемнең гарантиясе буларак, кулына алар чек ала, – диде Айгөл Евдокимова.

Сүз уңаеннан, 2019 елда үзмәшгульләргә ярдәм итү ысуллары эшләнеләчәк. Эшмәкәрлекне һәм көндәшлекне үстерү департаменты рәисе Рөстәм Сибгатуллин сүзләренчә, якын арада үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтү, ташламалар, кредит процентларын компенсацияләү буенча фикер алышулар бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading