16+

Бөтенроссия халык санын алу сроклары билгеле

Хөкүмәт Бөтенроссия халык санын алуны уздыру срокларын билгели торган карарны имзалады.

Бөтенроссия халык санын алу сроклары билгеле

Хөкүмәт Бөтенроссия халык санын алуны уздыру срокларын билгели торган карарны имзалады.

Җанисәп 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак.
Россия президенты Владимир Путин халык санын алуны уздыру вакытын октябрьгә күчерергә кушкан иде. Чараның сроклары инде өченче тапкыр күчерелә. Ул 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. Әмма бу срок илдә коронавирус белән эпидемиологик вәзгыять аркасында чигерелде. Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта инде әзерлек эшләренең төп комплексы башкарылган.

Исәпкә алу кәгазьләренең формалары расланган һәм төбәкләргә тапшырылган. «Технологик яктан без цифрлы исәп алуга да әзер: мәгълүмат җыю, тапшыру һәм эшкәртү өчен IT-система булдырылды һәм уңышлы тестлаштыру узды. Электрон планшетлар төбәкләргә китерелде һәм эшкә әзер», – дип ассызыклады ул.
Җанисәпнең беренче нәтиҗәләрен 2021 ел ахырына чыга башлаячак. Тулысынча мәгълүмат 2022 ел дәвамында билгеле булачак.

Фото архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading