Редакциябезгә сәлам биреп, өлкән яшьтәге бер агай килеп керде. Башкортстанның Яңа Мөслим районыннан Фәрит Фазулов булып чыкты ул. "Ерак җирләрдә гомер узганлыктан, Татарстан һәм Башкортстан җирсетә – юксындыра. Казанның сулышын тоярга, дога кылырга килдем әле", – дип сүз башлады кунагыбыз.
Сагындыра “Шәһри Казан”
Фәрит Фазулов, кулына очраклы гына эләккән, “Шәһри Казан”ны ошаткан булган, 2020 елда газетага инде үзе дә язылган.
– Бер санын китереп, бер санын китермичә аптыраттылар. Март аенда, гомумән, яраткан газетамнан мәхрүм калдырдылар. Почтальон: “Мин белмим, нәрсә кайтарсалар, шуны таратам”, – ди. Коронавирус чикләүләре сәбәпле, почтадан да яхшылап белешеп булмады, Казанга да барылмады. Ни өчен үзең теләгән “Шәһри Казан”ны өзлексез алдырып, рәхәтләндереп укып барып булмый икән? – дип әрни милләттәшебез.
Аңа редакцияләрнең газета-журналларны тарату белән шөгыльләнмәвен, мәсьәләне почтага җиткерергә кирәклеген аңлаттык. Әгәр, нәтиҗә сизелмәсә, редакцияләргә шалтыратып, үзвакытында хәбәр бирү дә зыян түгел. Россия төбәкләрендә Татарстаннан вакытлы матбугат яздырып алдыруда кимчелекләр бар шул, кызганыч ки.
Россияне аркылыга – буйга
Первоуральск шәһәрендә дөньяга килгән Фәрит. Аңа 4 яшь чагында әтисе Газиз белән әнисе Сәлимә күченеп, Башкортстанга кайткан. Бала чагы һәм мәктәп еллары Башкортстанда узган.
– Шофер һөнәре үзләштердем. Таҗикстанда Нур электр станциясе, шуннан соң Магадан өлкәсендә Колыма электр станциясе төзелешләрендә катнаштым. Таҗикстан без төзеп биргән станциядән электр утына рәхәтләнә хәзер, – дип искә төшерде агай.
Магадан хатирәләре
Фәрит Фазулов сөйләгәнчә, Магадан өлкәсендә татарлар белән башкортлар сан буенча украиннар һәм руслардан кала өченче урында.
– Магадан шәһәрендә Башкортстаннан Халит Рәхимов белән Татарстаннан Зөфәр Акчурин гаиләләре дуслар иде. Бер очрашканда алар: “Шәһәрдә һәм өлкәдә якташларыбыз күп. Татар-башкорт милли җәмгыяте оештыру кирәк”, – дип фикерләшеп утырган. Башлангычны Магаданның ул вакыттагы мэры Владимир Печеный (ул соңыннан Магадан өлкәсе губернаторы да булды) белән Магадан өлкәсе губернаторы Валентин Цветков хуплаган. Шулай итеп “Алтын Ай” дигән җәмгыять барлыкка килде, аның рәисе итеп Фоат Нургалиев билгеләнде. Татар һәм башкорт халыклары бәйрәмнәре, Ураза һәм Корбан йолалары үткәрелде. Сабан туена руслар, украиннар, марилар, чувашлар, яһүдләр һәм америкалылар да җыела иде. Ул бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Мәрхүм Валентин Цветков татарларны хөрмәтли, мәдәни чараларга ярдәм итә иде. Чыгышы белән Казаннан булган эшкуар Дамир Насыйров һәр елны Сабан туеның төп иганәчесе булды. Кызганыч, фамилияләрен хәтерләмим: Татарстаннан – Рөстәм, Башкортстаннан – Мәүләтҗан “Алтын Ай” җәмгыятенең бик нык активистлары булды. Фоат Нургалиев тырышлыгында Магаданда мөселман зираты ачылды.
Магаданда татарлар сан ягыннан башкортларга караганда күбрәк. Татарлар җаваплы урыннарда да эшли, халык арасында прокурор Рафил Сафинның, галим Лирун Измайловның, 2нче ранг капитан Фәнис Камаловның абруйлары зур булды. Колыма ГЭСы төзелешендә чыгышлары Татарстанның Кукмара районыннан булган Роза белән Фәрит Вафиннарның гаиләсе тырышлыгы һәрвакыт хезмәт үрнәге итеп күрсәтелде, – дип искә төшерде Башкортстан кунагы.
Сәлам, Гатауллин!
Магаданда Лиана белән Радик Гатауллиннар гаиләсендә малай дөньяга аваз салган.
– Лиана кечкенә сабыен күтәреп, безгә еш килгәли: “Рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырыйк әле, сездән күңелем булып кайтып китәм”, дип әйтә торган иде. Ул сабыйга инде 21 яшь, сәламнәрем барып ирешсен, бәхетле булсыннар! –диде Фәрит ага.
Читтәгеләр чит булмасын
СССР чорында татар да, башкорт та зур илебезнең төрле почмакларындагы төзелешләргә таралды, күпләре шунда төпләнеп калды.
– Татарлар белән башкортлар кайда гына яшәсәләр дә милли традицияләрне сакларга тырыша. Аллага шөкер, гаиләбез белән 2001 елда Башкортстанга кайттык. Россия төбәкләрендә, шул ук Магадан өлкәсендә бик күп татарлар һәм башкортлар яши әле. Республикалардан делегацияләр Россия төбәкләренә ешрак барсын, милләттәшләребезгә мөмкин булганча ярдәм күрсәтелсен иде. Мохтаҗлыктан да түгел, чит төбәкләрдәгеләргә туган телдә аралашу, очрашу, рухи теләктәшлек кирәк, – дип, күңелендә бер амәнәт итеп йөрткән фикерен дә әйтте Фәрит Фазулов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар