16+

Чүплектә казыну- “мода”га иярү түгел

Казанда көн саен 1600 тонна, елына 500-600 мең тонна көнкүреш калдыклары туплана. Чүплек полигоннары, санитар зонаны да исәпкә алып, 623 гектарны тәшкил итә. Татарстан башкаласында чүпләрне төрләренә аерып җыю, тәҗрибә-үрнәк проект сыйфатында, 2018 елда Авиатөзелеш районында кертелде. Әлеге районда яшәүчеләрнең мәсьәләгә җаваплы караганлыклары билгеләп үтелгән иде. Казанда башта чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен 109 мәйданчык оештырылган булса, бүген аларның саны-1250.

Чүплектә казыну- “мода”га иярү түгел

Казанда көн саен 1600 тонна, елына 500-600 мең тонна көнкүреш калдыклары туплана. Чүплек полигоннары, санитар зонаны да исәпкә алып, 623 гектарны тәшкил итә. Татарстан башкаласында чүпләрне төрләренә аерып җыю, тәҗрибә-үрнәк проект сыйфатында, 2018 елда Авиатөзелеш районында кертелде. Әлеге районда яшәүчеләрнең мәсьәләгә җаваплы караганлыклары билгеләп үтелгән иде. Казанда башта чүпләрне төрләренә аерып җыю өчен 109 мәйданчык оештырылган булса, бүген аларның саны-1250.

— Көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю тәртибе гамәлгә куелганнан соң, Казанда икенчел чималны аерып алу 8 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелде, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин 16 ноябрҗдә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Башкалада хәзер күп фатирлы йортларның 80 проценты калдыкларны төрләренә аерып җыю контейнерлары белән тәэмин ителгән. Соңгы 2 елда 116 яңа мәйданчык ясалган. Татарстан Президенты башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалларын капиталь төзекләндергәндә беррәттән “чүп мәйданчыклары” да ясала. Быел гына да 58 контейнер мәйданчыгы булдырылган.

Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, Казандагы 20 мәктәптә шешә-савытларны фандоматка салу буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. “Савыт тапшыр-бүләк ал” акциясендә 2 меңнән артык укучы катнашкан, барлыгы 180 мең шешә тапшырылган. Казан мэры Илсур Метшин аеруча актив укучыларны шәхсән үзе бүләкләде.
 — Шәһәр янындагы чүплек полигоннары, санитар зонаны да исәпкә алып, 623 гектар. Бу бездәге парклардан һәм скверлардан 2,5 мәртәбәгә зуррак. Казан тирәли шушы кадәр чүплекне һаман арттыра алмыйбыз. Чүпләрне төрләренә аерып җыю зарур. Чүпләрне төрләренә аерып җыю-мода түгел, ә ихтияҗ, киләчәкне кайгырту. Казанлылар, балалар агачлар һәм чәчәкләр күп булган шәһәрдә яшәсен, сәламәт буын үссен, - дигән иде мэр Илсур Метшин.

Мәгариф учреждениеләрендә 2018 елдан башлап экология дәресләре кертелде. Горки-Әмәт урман паркында быел Zero Waste Lad интерактив уку проекты эшләтеп җибәрелде. Җәяүлеләр сукмакларына экология темасына һәм чүпләрне төрләренә аерып җыюга чакырып игълан такталары беркетелде, контейнерлар куелды. Икенчел чималдан җитештерелгән скәмияләр урнаштырылды. Шушындый ук җиһазлар Урицкий исемендәге паркта да урын алды. Duracell һәм Coca-Cola компанияләре дә Казанда кулланылган батарейкаларны, шешәләрне җыеп, экологияне саклауда үз хезмәт өлешен кертә.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Искәндәр Гыйниятуллин көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырды. Кызганыч, әле без битарафлык күрсәтәбез. Европадагы икътисади үсеш алган илләрдә, мәсәлән Германиядә, көнкүреш калдыкларының яртысыннан күбесе эшкәртелә һәм икенчел чимал сыйфатында кабаттан файдаланыла. Бездә әле 15 процент кына. Тәмәке төпчекләре инде бер хәл, коронавируска каршы кулланыла торган битлекләрне теләсә-кая ташлап калдыру икеләтә әдәпсезлек һәм санитар җавапсызлык, ләбаса.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X