16+

“Чын май бәясе 540 сумнан башлана”

Белгечләр сөт ризыклары сатып алучылар өчен шәп киңәшләрен бирде. Кибеттәге бәяләрне күргән саен күзне кысып йомасы килә. Әмма белгечләр арзан бәягә кызыкмаска өнди. Бигрәк тә сүз сөт продукцияләре хакында барса.

“Чын май бәясе 540 сумнан башлана”

Белгечләр сөт ризыклары сатып алучылар өчен шәп киңәшләрен бирде. Кибеттәге бәяләрне күргән саен күзне кысып йомасы килә. Әмма белгечләр арзан бәягә кызыкмаска өнди. Бигрәк тә сүз сөт продукцияләре хакында барса.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренчә, атланмайның килограммы берничек тә 300, хәтта 400 сум да тора алмый. Чөнки бер кило май ясар өчен 20-25 килограмм чиста сөт кирәк.
Кулланучыларның сайлавын җиңеләйтү өчен Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчек һәм атланмайга дегустация уздырдылар. Экспертларга эремчекнең – 8 һәм атланмайның 12 төрлесе тәкъдим ителде.

Розалия Арсланова сүзләренчә, хәзерге заманда кибет киштәләрендә ялган сөт продукцияләре күләме бик нык арткан. Һәм хәтта хайван майларын өлешчә генә үсемлек мае белән түгел, тулысынча алмаштыручы җитештерүчеләр дә бар икән.

– Гадәттә, тулысынча үсемлек маеннан ясалган атланмай һәм эремчекнең бәясе бик арзан була. Кибеттә ялган продукцияне ачыклау бик авыр. Моны хәтта тәҗрибәле экспертлар да тиз генә ачыклый алмый. Күп очракта лаборатория тикшеренүләре кирәк. Хәзер технологияләр шул кадәр алга китте ки, хәтта лабораторияләр дә инде майның чынмы әллә ялганмы икәнен тулысынча ачыклый алмый башлады. Фальсификация бик үсте. Майга “Крестьян мае”, “Традицион май”, “Любительское” һәм хәтта иң югары дәрәҗәле саналган “Вологодское” маеның ароматизаторларын кушалар хәзер, – ди Розалия Арсланова.

Белгеч фикеренчә, сәүдә базарында тиз генә барлыкка килеп, тиз арада табыш алырга омтылган җитештерүчеләрдән ераграк тору хәерле.

– Үзем өчен берничә җитештерүчене билгеләдем. Алар үз дәрәҗәләрен саклый һәм шуларның продукциясен генә алырга тырышам. Эре җитештерүчеләр үз репутациясе өчен кайгыра һәм гадәттә, ялган продукция җитештерми. Дөрес, алар арасында да фальсификациягә баручылар очрый, – ди белгеч.
Кайбер кибетләрдә атланмайны кулланучы үзе тикшереп карый алсын өчен люминоскоп дигән җиһазлар булырга мөмкин. Әмма бу да ялган продукцияне ачыкларга ярдәм итә алмый икән.

– Люминоскоп ярдәмендә хайван майларын тикшерергә була. Әмма җитештерүчеләр хәзер монысын да алдау юлын тапты. Алар малның эчке маен куша һәм бер генә люминоскоп та аны ачыклый алмаячак. Аңлыйм, кулланучы акча янчыгы белән тавыш бирә. Тик без андый ризыкларга бойкот игълан итсәк, алар базарда калмаячак. Үзебез үк арзан продукт сатып алабыз бит. Заводлар янында сатыла торган майның килосы кимендә 540 сумнан башланырга тиеш. Әгәр дә ул фольгага төрелгән икән, ә бу төргәк продуктны озаграк сакларга ярдәм итә, бәя 800 сумга кадәр җитә. Пергаментлы төргәкләрдәгесе арзанрак. Әмма аның аша кояш нурлары үтеп керә һәм май әчергә, бозылырга мөмкин, – ди бүлек җитәкчесе.

Эремчеккә килгәндә, бу ризыкта да хайван майлары 0% булган очраклар еш очрый икән.
– Әгәр дә эремчекнең килосы 150 сумга кадәр икән, ул эремчек түгел инде. Ул хәтта эремчекле продукт та түгел, чөнки эремчекле продуктта ким дигәндә 50 процент эремчек булырга тиеш. Үзем сөт ризыклары буенча эксперт буларак, укуларда булдым. Барысы да югары дәрәҗәдәге белгечләр җыелган иде. Хәтта алар да ялган продукцияне ачыклый алмады. Бу очракта бары лаборатория тикшеренүләре генә ярдәм итә ала. Без кварталга бер тапкыр диярлек тормыш өчен мөһим булган продукцияләргә лаборатория тикшеренүләре үткәрәбез. Бездә фальсификация ачыкланган очракта, нәтиҗәләрне Роспотребнадзорга җибәрәбез. Ялган продукциянең язмышын алар хәл итә, – дип аңлатма бирде Розалия Арсланова.

Базарларда, ярминкәләрдә авыл җирлегеннән фермерлар китереп сата торган сөт продукциясенә дә ышанып бетәргә ярамый, ди ул. Күп очракта сөт ризыклары эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр берничә фермердан җыя, чөнки үзләрендәге чимал гына җитми.

– Моннан тыш фермер хуҗалыкларында контроль зур түгел, чөнки продукция лаборатория аша узарга, ә лабораторияләр аттестацияләнгән булырга тиеш. Фермерлар өчен бу бик кыйммәткә төшә һәм алар тар профильле белгечләрне үзләрендә тоту мөмкинлегенә ия түгел. Икенче яктан, үзләренең фермасындагы сыерлар сөтеннән генә эшләнелсә, анда инде продукция сыйфатлырак булачак, – дигән фикерен җиткерде Розалия ханым.

Дегустация нәтиҗәләре буенча, 12 төрле май арасында иң югары балларны “Алабуга сөте” җитештерә торган “Вкусняев” маркасы, Яшел Үзән сөт комбинатында җитештерелә торган “Очень важная корова”, Мамадыштагы “Азбука сыра” оешмасы тарафыннан җитештерелә торган “Крестьянское” майлары җыйган. Исемлектә иң түбән баскычта Екатеринбургтан шәхси эшмәкәр Александр Афанасьевның “Крестьянское” һәм Мәскәү өлкәсендә чыга торган “Молочная мозайка” майлары тора.

Эремчеккә килсәк, иң югары балларны Чаллыдагы “Агросила” чыгара торган “Хәләл” эремчеге, Яшел Үзәннең “Очень важная корова”сы җыйган. Ә менә Түбән Новгородта чыга торган “Сытый кот” һәм Биектауның “Бәрәкәтле” эремчекләре иң түбән бәяләрне алган.

Алай гына да түгел, май һәм эремчекләр арасында иң түбән бәя алган продукцияләр фальсификация дип табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading