1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле “соцпакет” дип атыйбыз) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 1011,64 сум тәшкил итә.
Акчалата компенсацияне сайлаган очракта шуны истә тотарга кирәк, ди белгечләр: хәл начарланган очракта, чир озак вакытлы дәвалауны һәм күп төрле даруларны таләп итә, ә акчалата компенсация җитми башлый.
Социаль пакеттан баш тартучыларга даруларны үз хисабына сатып алырга туры килә һәм еш кына гаилә бюджеты өчен мондый йөк бик авыр булып чыга.
Җитди авыруларны (онкология авырулары, шикәр диабеты, бронхиаль астма, ревматоид полиартрит һ.б.) дәвалауга матди чыгымнар дистәләгән һәм хәтта йөзләрчә мең сум тәшкил итә, ди Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2022 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2022 елда бушлай дарулар алган кешеләргә гариза бирергә кирәкми.
– Соңгы 10 елда Татарстан Республикасында акчалата компенсацияләр урынына табигый ташламаларны сайлаучылар саны 9,5% ка артты. Ә баш тартучылар саны 63,95% тәшкил итә. Шул ук вакытта Федераль күрсәткеч шактый югарырак – 85%ка кадәр, – диде Фәридә Яркәева.
Бүген Татарстанда 316 787 федераль ташламалы кеше яши, шуларның 120 934 социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаган.
Федераль бюджет акчалары исәбеннән дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Федераль ташламага ия булучылар исәбенә сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, барлык төркем инвалидлары, инвалид балалар, блокадачылар һ.б. керә.
Комментарийлар