16+

Ял “янмый”, ләкин…: отпускны җыю куркыныч булырга мөмкин

Күптән түгел дуслар белән очраштык та, җәйге яллар турында сөйләштек. Шул исәптән, отпуск көннәре турында.

Ял “янмый”, ләкин…: отпускны җыю куркыныч булырга мөмкин

Күптән түгел дуслар белән очраштык та, җәйге яллар турында сөйләштек. Шул исәптән, отпуск көннәре турында.

Күбесенең кулланылмаган ял көннәре бар икән. Бер карасаң, көннәр җыелып бару әйбәт тә кебек. Моның файдасы бармы соң?
Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәргә ел саен түләүле отпуск бирелергә тиеш. Аның озынлыгы – 28 календарь көн. Аларны шунда ук ял итеп үткәрергә яки кисәкләргә бүләргә мөмкин.

Хезмәт кодексы өлкәсендә эшләүче белгечләр аңлатуынча, канунда эш бирүченең хезмәткәргә ике ел рәттән ял бирмәскә хокукы юк дип язылган. Бу хезмәткәрнең 56 көннән артык ялы булырга тиеш түгел дигәнне аңлата.

Ләкин бу хокук бозу өчен җаваплылык бик зур булмаганлыктан, һәм практикада моңа карата аз кеше мөрәҗәгать иткәнлектән, мондый хокук бозулар еш була. Өстәвенә, эшләүчеләр еш кына үзләре ялга китәргә теләми. Ә эш бирүчеләр, үз чиратында, декабрьдә төзелергә тиешле ял графикларын санга сукмый.

Шуңа күрә күп кенә компанияләр бу хәлгә лояль карый. Һәм киресенчә, моның артыннан бик катгый күзәтүче компанияләр бар, һәм яллар графигы катгый үтәлә. Әмма мондый эш бирүчеләр барыбер күп түгел. Еш кына отпуск графигы уйламыйча төзелә, ә ел дәвамында срокларга төзәтмәләр кертелә. Һәрхәлдә, закон күзлегеннән эш бирүчеләр эшчеләргә ял тупламасын өчен йогынты ясауның барлык кирәкле механизмнарына ия.

Күп кенә хезмәткәрләр тотылмаган отпуск өчен компенсация алырга тели, әмма законнар тарафыннан бу тыелган. Ул эштән киткәндә генә түләнә.

Компенсация бары тик өстәмә ял көннәре өчен генә мөмкин. Ягъни 28 база көненнән артыграк булган очракта. Кайвакыт кеше нормалаштырылмаган эш көне өчен күпмедер көн ял алырга мөмкин, әмма бу, кагыйдә буларак, елына 3 кенә көн. Менә шушы өч көн эчендә эш бирүче белән килешү буенча компенсация алырга мөмкин.

Эш бирүчегә кешенең ялга бармавы отышлымы?
Финанс күзлегеннән караганда, отышлы түгел, бигрәк тә отпуск озак вакыт җыелган булса. Мәсәлән, хезмәткәр эшкә секретарь ярдәмчесе вазыйфасына 20 мең сум хезмәт хакы белән килгән. 10 ел эчендә ул бүлек җитәкчесенә кадәр үсә, һәм аның хезмәт хакы 10 тапкырга арта.

Әйтик, ел саен файдаланылмаган 14 көн ялы калган. Хезмәткәр эштән азат ителгән очракта компания агымдагы хезмәт хакыннан чыгып, шушы 140 ял көнен түләргә тиеш.

Сүз уңаеннан, экспертлар фикеренчә, суд практикасында хезмәткәрләр җыелган ял көннәрен түләүдән баш тарткан эш бирүчегә судка шикаять белдергән эшләр күп очрый. 

Берничә ел элек бу хакта Конституция суды карары чыккан. Аның нигезендә отпускның бөтен көннәрен компенсацияләргә кирәк, отпускның бернинди дә үтә торган вакыты юк, отпуск көннәре янмый дигән фикер ята. Әмма компанияләр эштән киткәндә барыбер азрак түләргә тырышалар. Ул вакытта хезмәткәрләр судка баралар һәм җиңәләр. Судлар агымдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып, отпускның барлык көннәре өчен компенсация түләтә.

Хезмәткәрләргә килгәндә, әгәр алар ялга чыкмыйлар икән, димәк, алар чыннан да арымаган. Монда эш бирүчеләргә дә уйланырга вакыт. Эшли торган кеше арый бит.

Сүз уңаеннан, табиблар һәм психологлар еллык отпускның файдасына ышана. Алар билгеләп үткәнчә, тулы канлы озакка сузылган ял гына физик һәм менталь сәламәтлекне сакларга һәм эштә янудан качарга мөмкинлек бирә. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруы буенча, россиялеләрнең 37 проценты көн саен арыганлык сизә, ә 26 проценты - атнага берничә тапкыр. Саннар үзләре өчен сөйли: безгә барыбызга да күбрәк ял итәргә кирәк. Ә яз, сүз уңаеннан, ял өчен бик яхшы вакыт!

Лилия Яфизова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading