Саннарның кеше тормышына тәэсирен кире кагу мөмкин түгел. Нумерологлар кешенең туган көне аның холкы белән тыгыз бәйләнештә, дип уйлый.
Бактың исә, гади нумерологик исәпләүләр ярдәмендә, энергетик вампирны туган көн саннары буенча исәпләп чыгарырга мөмкин икән.
Энергетик вампирлар – башкалар энергиясе белән аңлы яки аңсыз рәвештә “тукланучылар”. Андый кешеләр ачуланышырга ярата, алар белән аралашканнан соң кәеф юкка чыга, тәнгә һәм күңелгә авыр булырга мөмкин.
Кешененең энергетик вампир булу-булмавын тикшерәсегез килсә, исәпләүләр башкарырга кирәк. Кешенең туган көненең барлык саннарын бер-берсенә кушабыз. Мәсәлән, ул 1995 елның 24 февралендә (24.02.1995) туган, ди. Саныйбыз: 2 + 4 + 0 + 2 + 1 + 9 + 9 + 5 = 32. Килеп чыккан санның аерым берәмлекләрен шулай ук кушабыз: 3 + 2 = 5.
Әгәр исәпләүләрдән соң, 1 яки 2 саннары килеп чыкса, димәк, сез энергетик вампир белән аралашасыз. Ул үз максатларына ирешү өчен тирә-юньдәгеләрнең энергиясеннән көч ала. Дөрес, ул моны аңсыз рәвештә эшләргә дә мөмкин. Әгәр дә кешенең бу гадәттән котыласы килсә, аңа үз ихтыяр көчен тәрбияләргә һәм хисләре, уйлары белән идарә итәргә өйрәнергә кирәк.
3, 6 һәм 8 саннары кешенең нейтраль булуын аңлата. Ул башкаларның энергиясе белән тукланмый һәм башкаларга үзеннән энергияне алырга да ирек бирми. Аның көчле эчке энергетикасы бар, ул аны вампирлардан саклый ала. Тик вакытында вампир белән аралашуны аңларга гына кирәк.
4 саны килеп чыкканнар – иң гадәти булмаган кешеләр. Алар энергетик вампир да, нейтраль кеше дә булырга мөмкин. Нумерологиядә аларны “кара сихерчеләр” дип атыйлар. Андый кеше бер халәттән икенче халәткә күчә ала: бу аларның күңел халәтенә һәм яшәү көчләренә бәйле.
5 һәм 7 саннары сез аралашкан кешенең – донор булуын аңлата. Мондый кешеләргә энергетик вампирлар нык тәэсир итә, шуңа күрә аларга аралашу даирәсенә игътибарлырак булырга кирәк. Нумерологлар донорларга үзләре белән бөти йөртергә һәм гыйбадәт кылырга киңәш итә.
9 саны астында туган кешеләрне “ак сихерчеләр”, дип атыйлар. Алар табигатьтән үзенчәлекле сәләтләргә ия. Ак сихерчеләрдән уңай энергетика бөркелә. Андый кешегә еш кына киңәш артыннан мөрәҗәгать итәләр. Алар башкаларның тормышына да уңай яктан тәэсир итә ала. 9 саны астында туганнарга үз энергия запасы белән идарә итәргә өйрәнергә зарур.
Илгизә Галиуллина әзерләде.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар