16+

И.Метшин: «Быел балалар әти-әниләренең ничек ял иткәннәрен караячак, ә киләсе җәйдә биредә бөтенләй башка шартлар булачак»

«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт проекты белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Тиздән 90 ел элек төзелгән лагерь территориясендә яңа корпуслар, спорт мәйданчыклары һәм мини-кинотеатр барлыкка киләчәк, ә «Яшь гвардия»нең проект куәте ике тапкырга диярлек артачак.

И.Метшин: «Быел балалар әти-әниләренең ничек ял иткәннәрен караячак, ә киләсе җәйдә биредә бөтенләй башка шартлар булачак»

«Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт проекты белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. Тиздән 90 ел элек төзелгән лагерь территориясендә яңа корпуслар, спорт мәйданчыклары һәм мини-кинотеатр барлыкка киләчәк, ә «Яшь гвардия»нең проект куәте ике тапкырга диярлек артачак.

 Моннан тыш, Илсур Метшин лагерьда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнгән куркынычсызлык чараларын үтәү ничек оештырылуын тикшерде.

Быел җәй муниципаль шәһәр яны лагерьларында 6 мең яшь казанлы ял итәчәк. Әмма лагерьларда беренче тапкыр махсус куркынычсызлык чаралары күрелде. Сменалар 1-нче июньнән түгел, ә 1-нче июльдән башланды. Килү алдыннан балалар белешмәләр, шул исәптән алар яшәгән территориядә коронавирус инфекциясе булмау турында белешмәләр бирделәр. Учреждениенең барлык хезмәткәрләре алдан коронавируска тест тапшырганнар. Билгеләп үтик, COVID-19-га күчмә киңәшмәдә катнашучылар да тест узды.

«Яшь гвардия» лагере башлыгы Алексей Кузин Казан Мэрына сөйләгәнчә, балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, көненә ике тапкыр температураны үлчиләр, һәр корпуста һава рециркуляторлары эшли, барлык биналар бактерияләргә каршы чаралар белән эшкәртелә.

Бүгенге көндә лагерь территориясендә 7 торак корпус, хезмәт күрсәтүче персонал өчен 3 административ бина, авырулар өчен изоляторлар булган медпункт, ашханә һәм ябык бию мәйданчыгы урнашкан. Инженерлык коммуникацияләренә килгәндә, су белән тәэмин итү өчен артезиан скважинасы кулланыла, йортлар җылылык белән тәэмин ителми.

Хәзерге вакытта балалар алты спорт төре: футбол, баскетбол, волейбол, тимераякта шуу, ирекле көрәш һәм бокс буенча әзерләнәләр. Лагерьда тренировкалар өчен резина өслекле баскетбол мәйданчыгы, ясалма газонлы мини-футбол мәйданчыгы, резина өслекле ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы, җир һәм ком өслекле стандарт булмаган ике футбол кыры җиһазландырылган.

Капиталь ремонт вакытында барлык торак корпусларны җимерәчәкләр. «Без республика программалары буенча күптән түгел төзелгән спорт мәйданчыкларын һәм 208 кеше сыйдырышлы ашханә бинасын гына саклап калачакбыз, соңгысы ремонтланачак, - дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. - Барлыгы балалар өчен 14 заманча торак корпус һәм хезмәт күрсәтүче персонал һәм хезмәткәрләр өчен ике корпус төзеләчәк. Балаларда шартлар уңайлырак булачак». Һәр корпуста 28 кеше яшәячәк - һәр бүлмәдә 4-әр кеше .

«Быел балалар әти-әниләренең ничек ял иткәнен караячак, ә киләсе җәйдә монда бөтенләй башка шартлар булачак», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук корпусларның берсен саклап калырга һәм анда лагерь музее оештырырга тәкъдим итте, анда казанлыларның берничә буыны ял иткән. «Музейда барысын да ничек булган, шулай калдырырга кирәк, бу бит безнең өчен дә тарих. Егетләр һәм аларның әти-әниләре лагерьның нинди булганын искә төшерә һәм аның ничек үзгәрүен күрә алачак», - диде шәһәр башлыгы. Сүз уңаеннан, лагерь тарихының якты сәхифәләренең берсе космонавт Юрий Гагаринның «Яшь гвардия»гә килүе булды.

«Яшь гвардия» лагеренда капиталь ремонт кысаларында яңа корпуслардан тыш, яңа футбол кырлары төзеләчәк, шуларның берсе - трибуналар белән булачак, йөгерү юллары, күнегүләр өчен ябык мәйданчык, воркаут өчен мәйданчык, пляж спорт төрләре өчен ике мәйданчык, икесе - бадминтон өчен, асфальт түшәлгән йөгерү юлы, җиңел атлетика сикерү зонасы барлыкка киләчәк. Лагерь территориясендә шулай ук мини-кинотеатр, мастер-класслар үткәрү өчен чатыр, клуб, тернәкләнү үзәге барлыкка киләчәк.

Яшь спортчылар белән аралашканда Казан Мэры балалар лагерьларына капиталь ремонт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланды, дип сөйләде. «Быел без дүрт лагерьга капиталь ремонт ясыйбыз. «Яшь гвардия» безнең планнарга керде. Җәй көне без проект өстендә эшне тәмамлыйбыз, ә сентябрьдә, сез өйләрегезгә таралышкач, ремонт эшләрен башлыйбыз: эчке душ һәм бәдрәфле яңа корпуслар төзибез, ашханәне яңартабыз, актлар залы, зур футбол кыры төзибез. Шуңа күрә киләсе елда сез яңа шартларда ял итәчәксез», - диде шәһәр башлыгы.

http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading