Шәһри Казан

Инкассатор Сөләйман Ихсанов: «Беркайчан да күп акчага кызыкмадым»

Тормышыңны куркыныч астына куеп, кулыңда гомер буе салкын корал белән зур суммада акчалар йөртү зур батырлык ул. Ә инкассатор дигән һөнәр ияләре көн туган саен әнә шулай юлга кузгала. Сөләйман Ихсанов 39 ел шофер-инкассатор булып эшли. Соңгы арада Яшел Үзәндә булган вакыйгалар бу һөнәргә карата кызыксынуны тагын да арттырды. Безнең...

Тормышыңны куркыныч астына куеп, кулыңда гомер буе салкын корал белән зур суммада акчалар йөртү зур батырлык ул. Ә инкассатор дигән һөнәр ияләре көн туган саен әнә шулай юлга кузгала. Сөләйман Ихсанов 39 ел шофер-инкассатор булып эшли. Соңгы арада Яшел Үзәндә булган вакыйгалар бу һөнәргә карата кызыксынуны тагын да арттырды. Безнең героебыз үз хезмәте турында сөйли.

- Сөләйман әфәнде, инкассатор итеп эшкә кемне кабул итәләр?

- Иң элек Эчке эшләр бүлеге аша тикшерү узасың, аннары сәламәт икәнлегеңне исбатлый торган медицина күзәтүе кирәк. Шулай ук армия хезмәтендә булып кайту мәҗбүри.

- Эш сәгате ничек башлана һәм ул күпмегә сузыла?

- Без ике смена эшлибез. Беренчесе иртәнге сәгать сигездән кичке бишкә кадәр булса, икенчесе төнге берләргә хәтле сузыла. Көн саен наркоглог күзәтүе узабыз. Машина һәрвакыт төзек булырга тиеш.

- Зур суммада акчалар йөртәсездер. Их, шушы акчаның беразы гына булса да үземә булса иде, дигән уйлар башка кермәдеме?

- Юк, мин беркайчан да кеше акчасына кызыкмадым.

- Һөҗүм итәрләр дип курыкмыйсызмы?

- Баштарак курку булса да, аннары ияләшәсең. Бик күп акча йөрткәндә берничә инкассатор машинасы озата барырга тиеш.

Реклама

- Яшел Үзәндә инкассаторның банк акчасын алып качулары турында хезмәттәшләрегез белән дә фикерләшкәнсездер...

- Бу башка сыймый торган акылсызлык. Мин аларны якламыйм. Аннары, ул акчаның барыбер рәхәтен күрмисең бит. Иптәшеңә ату үзе тагын нинди зур җинаять.

- Хезмәт хакларының аз булуы җинаятькә этәрергә мөмкинме икән?

- Юк, бу сәбәп була алмый. Инкассаторларга хезмәт хакын һәрчак вакытында, башка хезмәт кешесеннән күбрәк түләделәр. Безгә җитте бит. Балалар да үстердек, йортын да салдык.

- Балаларыгыз да сезнең һөнәргә кызыкмадымы?

- Без элек банк ишегалдында яшәгәнлектән, кызыбыз Лилия анда эшкә йөрүчеләрне күреп үсте. Ул башта банк мәктәбен, аннары институт тәмамлады. Хәзерге вакытта банкта эшли. Улыбыз Ленар - автомеханик.

- Сез күп кенә Мактау кәгазләренә ия булгансыз. Быел үзегезгә Татарстандагы инкассация идарәсенә 70 ел тулу уңаеннан медаль дә тапшырганнар. Сезнең сукмактан баручы яшьләргә нәрсә әйтер идегез?

- Сиңа ышанып шундый җаваплы эшне тапшырганнар икән, ул ышанычны акларга кирәк. Һөнәр сайлаганчы, яшьләр башта уйлансыннар иде.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: