16+

Итек киеп, көрәк тотып, кар көрәргә – өмәгә!

23 апрель көнне Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак Туебызга танышларыбыз Кукмара итеге бүләк иткән иде. Аны инде ничә ел бик яратып киям. 

Итек киеп, көрәк тотып, кар көрәргә – өмәгә!

23 апрель көнне Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак Туебызга танышларыбыз Кукмара итеге бүләк иткән иде. Аны инде ничә ел бик яратып киям. 

Кеше арасына чыгарлык кыяфәте дә калмады, аның каравы җылы, уңайлы. Табаны да резин белән эшләнелгән. Итекләрне быел да кидем. Март азагында инде карлар булмас дип, табаннарын әйбәтләп юып, киптереп тә куйдым. Тартмасына салып, җәйли торган урынына гына тыгып куясы калды. Ә анысына һаман кул җитми. Көн дә итекне күргән саен бүген алып куям мин моны кич дим дә, онытыла... 

Әле ярый куймаганмын! Кар көри торган көрәк тә әле җыелмаган иде бәхеткә! Узган ялларда Кукмара итегемне киеп, зур көрәгем белән рәхәтләнеп тагын бер кар көрәп кердем! Шәхси йортта яшәгәч, карны быел кышын да аз көрәмәдек анысы. Әмма апрельнең 17се көнне кар бабай ясарлык кар яуганын минем хәтер сандыгы сакламаган. 

Аның каравы, интернет хәтерли. Моннан ике ел элек, 2020дә карлы яңгыр яуган иде. 2019 елда да Мәскәүдә берничә сәгать кар явып киткән булган. Тарихка күз салсак, соңгы 21 елда апрельдә кар яву башкалада гадәти күренеш икән. Алай гына да түгел, май аенда да Мәскәүне кар каплаган еллар булган. XXI гасырда мондый күренеш 7 тапкыр кабатланган. Ә 2002 елда 20 майда да кар төшкән булган. 2017 елда Россиянең бөтен территориясендә – Камчаткадан алып Кырымга кадәр кар ишкән. Машина тәгәрмәчләрен җәйге резинага алмаштырыга өлгергәннең шактые һәлакәткә юлыккан.

...Казан мэры Илсур Метшин шәһәрне тәртипкә китерү максатыннан, киләсе шимбә өмә булачагы хакында игълан итте. Гадәттә өмәдә кар астыннан чыккан чүпләрне җыялар. Быел аларны казып алсак кына инде. Өмәгә тырма белән түгел, көрәк белән чыгарбыз ахры. Алдагы көннәрдә дә һава җылына дип сөендерми әле синоптиклар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading