16+

Янә каен суы турында. Министр бу турыда нәрсә уйлый?

Татарстан җирлегендә 1 миллион 200 мең гектар урман исәпләнә. – Республикабызда урманнар күп, дип, тынычланырга ярамый. Урманнарны арттырырга һәм сакларга кирәк, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

Янә каен суы турында. Министр бу турыда нәрсә уйлый?

Татарстан җирлегендә 1 миллион 200 мең гектар урман исәпләнә. – Республикабызда урманнар күп, дип, тынычланырга ярамый. Урманнарны арттырырга һәм сакларга кирәк, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә.

378 мең хәтер агачы
Урман утырту эшләре “Экология” илкүләм проекты нигезендәге, “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында алып барыла. Корган яки киселгән кишәрлекләрнең 83,4 процентына кабаттан агачлар утыртылган инде. Быел тагын 3619 гектарда урман торгызылачак. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кулланышындагы җирләрдә 1838 гектарда саклагыч урман полосалары утыртыла. 

– “Татнефть” акционерлык җәмгыятенә аерым рәхмәт! Алар ел саен саклагыч урман полосалары барлыкка китерә. Үзләренең питомникларында да үсентеләр әзерлиләр, кәлшәләрне урманчылыклардан да сатып алалар, – диде Равил Кузюров.
 Гомумән, министр Татарстанда эре предприятиеләрнең, муниципаль берәмлекләрнең, оешмаларның, җәмәгатьчелекнең өмәләрдә катнашуларының матур гадәткә әверелгәнлеген әйтте. 

Республикада 18 апрельдән “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды. Әлеге акция быел ике этабта: 18 апрельдән – 18 июньгә һәм 12 сентябрьдән – 12 ноябрьгә кадәрге аралыкларда оештырыла. Узган ел урманнарны чистартуда 20 мең кеше катнашкан, 2 мең кубометр чүп җыеп алынган.
Татарстанның урман фондында 30 апрельдә “Хәтер бакчасы” халыкара ациясе үткәрелә. Бу көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булган 378 мең татарстанлы истәлегенә махсус 378 мең агач утыртыла. 

Казан янында 30 апрельдә урман утырту акциясе Питрәч районындагы Иске Шигали авылында, Лаеш районындагы Тарлаш авылында, Биектау районындагы Дачное бистәсе һәм Каменка санаториясе бистәсе тирәсендә була. “Хәтер бакчасы” ациясе кысаларында барлыгы 1 миллион төп агач утырту ниятләнелә. 

Ялларда артык ялкынланмагыз
 25 апрельдән соң һава җылыта, дип фаразлана. Урманнарда октябрь аена кадәр янгын куркынычы хөкем сөрә башлый.
– Федераль үзәк һәм төбәк проектлары ярдәмендә республикада урман янгын станцияләренең техник паркы яңартыла. Шулай ук кешеләрнең дә урман янгыннарына сак булулары зарур. Коры һава урнашканда урман-күл буйларында учак ягу тыела. Май бәйрәмнәрендә дачаларда, авыллардагы өй кишәрлекләрендә, урман буйларындагы махсус ясалган мәйданчыкларда шашлык кыздырырга ярый. Әгәр дә инде нык коры һава урнашу сәбәпле, янгыннарга каршы катгый режим игълан ителсә, учак ягу тыелачак, – дип искәртте министр Равил Кузюров.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәсәң, штраф: гражданнарга – 3 мең сумга, вазифа биләгән затларга – 20 мең сумга, юридик затларга-200 мең сумга кадәр. Кагыйдә бозу урман янгыны чыгуга китерсә һәм зур зыян салынса, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.
Янгыннарга каршы катгый режим чорында кагыйдә бозсаң, гражданнарга – 4 мең сумнан 5 мең сумга, вазифа биләгән затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга, ә юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салына.

 Каен суын ничек алырга?
– Каен суын агачка зыян китермичә ничек алырга? – дип “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Яшь үсентеләрне борчырга ярамый, каенның диаметры кимендә 25-30 сантиметр булсын. Кайрыга балта белән чабу кирәкми, юанлыгы 1,5-2 миллиметр булган борау белән җиңелчә генә тишек ясау да җитә. Соңыннан ул тишекне агач чөй белән томалау яхшы. Каенның дым хәрәкәте башланганның беренче атнасындагы суы витаминнарга бай. Икенче һәм өченче атналардагы каен суында витаминнар инде азрак була. Каен суын суыткычларда туңдырып саклаучылар да бар. Бер каеннан күп литрлап су алып булмый, агач үзен кайгыртып, су бирүен туктата, – дип җавап кайтарды Равил Кузюров.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading