16+

Кагыйдәләрне үтәсәң, бүләк эләгүе ихтимал

Яңа уку елы башланганда, шулай ук каникулларның беренче көннәрендә балалар катнашында юл-транс­порт һәлакәтләре саны артып китүчән.

Кагыйдәләрне үтәсәң, бүләк эләгүе ихтимал

Яңа уку елы башланганда, шулай ук каникулларның беренче көннәрендә балалар катнашында юл-транс­порт һәлакәтләре саны артып китүчән.

- Авыллардан яки җәйге ял лагерьларыннан кайткан сабыйлар шәһәрнең транспорт ташкыныннан бизгән булалар, үзләрен һаман иркенлектә хис итәләр. Бу чорда ата-аналарның, укытучыларның юл кагыйдәләрен актив искәртүләре, транспорт чараларын иярләүчеләрнең мәгариф учреждениеләре янында сак булулары сорала. Киров районында быелның сигез аенда балалар катнашында 17 һәлакәт теркәлде, бер баланың гомере өзелде, 19 малай һәм кыз төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды, - диде Казанның Киров районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.
Киров районы автоинспекторлары административ чараларны гына түгел, агитация һәм пропаганданы да эшкә җигә. Хезмәт коллективларында лекцияләр уку, мәгариф учреждениеләрендә викториналар үткәрү планга салынган. Автоинспектор Илназ Шакирҗанов, пропаганда бүлеге хезмәткәре Галина Шлакова составында «Игътибарлы йөртүче» («Вежливый водитель») урам акциясенә чыктык узган атнада.
- Хәзер яшеренеп кенә «зебра»ны күзәтәчәкбез, - диде автоинспекторлар.
Беләм инде, кагыйдә бозучыларны чүпли инде болар, дим күңелемнән.
- Унике яшькә кадәрге балалар автомобильдә махсус урындыкларда йөртелергә тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, өч мең сум штраф. Ата-аналар үзләренең нарасыйларын кайгыртсыннар иде,- дип, борчылып әйтеп алды Галина ханым.
Ул арада Илназ Шакирҗанов тәүге «корбан»ны эләктерде дә. Миңа калса, автоһәвәскәр кагыйдә боз­мады кебек. Аңлашылды. Киресенчә, тәртип­леләрне ачыклау, хәтта ки бүләкләү акциясе икән монысы. «Зебра»да, урам чатында җәяүлегә юл биргән Марат Гарипов, Алинә Абдуллина, Рәмис Шәрипов, Артем Володин, җәмгысе унбиш автоһәвәскәр «Игътибарлы йөртүче» футболкасына ия булды ул көнне. «Нинди кагыйдәне үтәмәдек икән дип шикләнеп кенә туктаган идек. Бүләккә футболка бирерләр дип башка да килмәде!» - диделәр алар үзләре дә, көтелмәгән бүләккә сөенеп.
Автоинспектор Илназ Шакирҗанов: «Иптәшләрегезгә дә әйтегез, кагыйдәләрне шулай төгәл үтәсәләр, җәяүлеләргә игътибарлы булсалар, икенче юлы аларга да шундый бәхет елмаер»,- дип озатып калды сөенечләреннән балкыган казанлыларны.
Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading