16+

Кар коммуналь хезмәтләргә генә түгел, кошларга да авырлык тудырган

Быел бертуктамый яуган кар коммуналь хезмәтләргә генә түгел, кошларга да авырлык тудырган икән. Әйтик, ябалакларга. Алар, нигездә, тычканнар белән туклана.

Кар коммуналь хезмәтләргә генә түгел, кошларга да авырлык тудырган

Быел бертуктамый яуган кар коммуналь хезмәтләргә генә түгел, кошларга да авырлык тудырган икән. Әйтик, ябалакларга. Алар, нигездә, тычканнар белән туклана.

Ә тычканнар быелгы калын кар катламы астында яшеренеп ята. Бүгенге көндә кар катламы 59 см ны тәшкил итә. Чагыштыру өчен: кайбер елларда кар катламы нибары 10 гына см гына булган очраклар да бар икән. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, әле алда тагын ике ай бар һәм якын көннәрдә генә дә айлык явым-төшем нормасының  30 проценты көтелә. Кар катламы астында яшәүче боҗыр, урман тавыгы һәм суерлар исә бу хәбәргә шат кына. Алар карга чумарга ярата, ди орнитологлар.

Кыш уртасы булуга карамастан, куакларда көздән бирле эленеп торган миләш җимешләренә сез дә игътибар иткәнсездер инде. Социаль челтәрләрдә дә быел миләш белән туклана торган карабүрекләр күренми дип язганнар иде. Алар чынлап та бик аз икән. Саескан һәм ала каргаларга да күпләп яуган кар мәшәкать тудырган. Кар астыннан алар үзләренә ризык казып чыгара алмый ди.

Быелгы кышның тагын бер үзенчәлеге – зәмһәрир суыклар булмавы. Гыйнварь аендагы һава температурасы да нормадан югарырак булды, диде Юрий Переведенцев журналистлар белән очрашуда.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading