16+

... картаныкын – картага

Кибеттән әйберләр алганда «тере» акча түләмичә, банк картасыннан гына файдалануның «минус»лары юкмы икән? Алия ТАҺИРОВА, Казан Кесә тутырып «тере» акча йөртмичә, бер банк картасыннан файдалану бик уңайлы, билгеле. Әмма минуслары да бар шул. Мәсәлән, бер танышым кибеттән чалбар алганда карта аша гына түләгән иде. Өенә кайтып карагач, чалбарның зуррак булуын...

... картаныкын – картага

Кибеттән әйберләр алганда «тере» акча түләмичә, банк картасыннан гына файдалануның «минус»лары юкмы икән? Алия ТАҺИРОВА, Казан Кесә тутырып «тере» акча йөртмичә, бер банк картасыннан файдалану бик уңайлы, билгеле. Әмма минуслары да бар шул. Мәсәлән, бер танышым кибеттән чалбар алганда карта аша гына түләгән иде. Өенә кайтып карагач, чалбарның зуррак булуын...

Кибеттән әйберләр алганда «тере» акча түләмичә, банк картасыннан гына файдалануның «минус»лары юкмы икән?
Алия ТАҺИРОВА, Казан

Кесә тутырып «тере» акча йөртмичә, бер банк картасыннан файдалану бик уңайлы, билгеле. Әмма минуслары да бар шул. Мәсәлән, бер танышым кибеттән чалбар алганда карта аша гына түләгән иде. Өенә кайтып карагач, чалбарның зуррак булуын күргән. Чалбарны кире тапшырганда сатучылар акчасын шул минутта ук кире кайтара алмадылар аның. Карта аша алынган акчаны кулга кайтармыйлар, киредән картага күчерергә кирәк икән. Моның өчен исә 3 көннән бер атнага кадәр вакыт узарга мөмкин.
... төгәл әйтеп булмый шул
Мин укытучы булып эшлим. Күптән түгел генә укытучылар һәм табибларны алдан пенсиягә чыгару бетереләчәк дип ишеттем. Дөресме икән?
Ләйсән МАНСУРОВА, Лаеш

Бу әле Пенсия фонды дефицитын киметүгә мөнәсәбәттәге, хөкүмәт тарафыннан каралырга тиешле бер тәкъдим генә. «Бу тәкъдимнең кабул ителү мөмкинлеген бәяләү әлегә бик кыен, - ди Икътисад югары мәктәбенең Социаль сәясәт институты директоры Сергей Смирнов. - Әмма ничек кенә булмасын, монда адреслы якын килү таләп ителә. Килешегез, башкаланың медицина үзәгендә хезмәт куйган табиб белән берничә авыл кешеләренә генә хезмәт күрсәтүче фельдшер башкарган эш арасында аерма зур бит».
... кайда калдырасың бит
Эвакуатор берәр тапкыр машинасын алып китмәгән кеше калмады бугай инде. Хәзер кая туктарга да белмәссең. Мисалга, кафе янына туктадым ди. Ә кафеның машина кую урыны юк. Мин машинамны эвакуатор алып китмәс дип ышана аламмы?
Гөлфирә САЛИХОВА, Казан

Сезнең машинаны кычкырып торган бер тәртип бозу очрагы ясалганда гына алып китәргә мөмкиннәр, - ди Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегенең Вахитов районы буенча бүлекчәсе башлыгы Михаил Савин. Мисалга, сез машинагызны кафе янында, әмма җәяүлеләр сукмагына бастырып калдырдыгыз ди. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларында да машина калдырырга ярамый. «Тимер ат»ыгызны тукталышлардан 15 метр читтәрәк калдырырга киңәш ителә. Машинагыздан чыгып киткәнче юл бүленеше билгеләренә, муниципаль транспорт тукталышларына һәм биредә туктарга ярамаганны аңлата торган юл билгеләренә күз салсагыз иде.
... бәхет өчен күп кирәкме?
Кеше үзен бәхетле хис итсен өчен көненә 6 тапкыр кочаклашу кирәк, имеш. Моңа җәмәгать транспортындагы этелеп-төртелеп барган чактагы «кочаклашу»лар да керәме икән?
Гөлүсә ИБРАҺИМОВА, Казан

Врач-психотерапевт Юрий Вяльба сүзләренә караганда, җәмәгать транспортындагы очраклы кочаклашулар гына кешене бәхеткә «күмә» алмый. Үзен бәхетле хис итсен өчен кеше чыннан да 6 тапкыр, әмма якыннары белән кочаклашырга тиеш. Һәр кешенең «шәхси пространство» зонасы була. Һәм аңа берәрсе очраклы гына килеп кергәндә дә кеше үзен уңайсыз хис итәчәк. Ә ятларның орынып китүләре генә дә кайберәүләрнең бик нык ачуларын китерергә мөмкин. Кочаклашулардан бернинди дә серләр эзләргә кирәкми, монда тактиль элемтә генә мөһим.
... үкчәле булырга тиеш
Балалар өчен дөрес аяк киеме нинди булырга тиеш? Хәзер арзанлысыннан дисеңме, кыйбатлысыннанмы - нинди генә аяк киемнәре юк. Әмма миңа нәрсә алсам да, балага уңайсыздыр кебек тоела.
Сөмбел НӘБИУЛЛИНА, Казан

Балалар өчен аяк киемнәре иң беренче чиратта тар һәм кысан булмасын. Шулай ук аның бераз үкчәсе булуы да мөһим. Болар өчесе дә аютабанлылык килеп чыкмасын өчен кирәк, ди табиблар. Аютабанлылык исә, билгеле булганча, тез башы һәм бот-оча сөякләренә авырлык сала. Бу авырлык киләчәктә артроз, сколиоз, остеохондрозларга юл ача. Бөтенләй үкчәсе булмаган аяк киеме әле йөри белми торган күкрәк сабыйларына гына рөхсәт ителә. Җәй көне бик популяр булган шлепанцы һәм грек сандалиларын балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кияргә ярамый. Санитар таләпләр буенча, үкчә мәктәпкәчә яшьтәгеләргә - 1 см дан артмаган биеклектә каралган. 8-10 яшьлек мәктәп балалары өчен - 2 см биеклек яхшы. 13-17 яшьлек малайларга ул - 3, кызларга 4 см рөхсәт ителә. Аяк киеменең арткы өлешенә, кызганычка, бик азлар гына игътибар бирә. Балаларга артсыз аяк киемнәре алу һич дөрес түгел. Ул табан дөрес формалашсын өчен кирәк. Аяк киеменең арты үкчәне тотып тора, аның артка шуышуына киртә ясый. Шуңа да артсыз аяк киемен 11 яшьтән узган балаларга гына кияргә ярый.
... без озаграк яшибез
Югары уку йортлары абитуриентлар азлыктан зарлана. Бу 90 нчы еллар уртасында балалар аз туу аркасында килеп чыккан нәтиҗә инде. Ә хәзер балалар күбрәк туа башлаган, диләр.
Ләйсән ИСАКОВА, Казан

Дөрестән дә, туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән дип белдерә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов. Туучылар саны бөтен җирдә дә арткан дип әйтеп булмый анысы, әмма Татарстанның Кукмара, Әлмәт, Балтач, Азнакай, Арча, Зәй, Саба, Сарман районнарында һәм Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Камада балалар күбрәк туа. Татарстанлыларның көтелгән уртача гомер озынлыгы 72 елга тигез. Россиядә ул 69 ел.
... рәхәтләнеп ашагыз
Төшке аш вакытында тиз әзерләнә торган аш, бәрәңге боламыгы белән тукланам. Мәшәкате юк, өстенә кайнар су гына агызасы бит инде. Әмма моның организмга зыяны бардыр дип тә уйлап куям. Алай да, зыяны зурмы икән?
Дамир БАСЫЙРОВ, Казан

Тиз әзерләнә торган ризыкларны моннан ярты гасыр элек японнар уйлап тапкан. Үз сәламәтлекләре турында нык кайгыртучы затлардан кешегә зыян сала торган ризык уйлап табуларын көтәргә мөмкин дә түгел кебек. Дошманнары өчен уйлап тапкан булсалар гына инде. Әмма мондый ризыкларның Япониядә ел саен миллиардлаган порцияләрдә сатылуы киресен дәлилли. Ярар, идеясе әйбәт тә булсын ди. Әмма күпләр мондый ризыклар эчендә теләсә нинди агу тулып ята дигән фикердә. Мисалга, бәрәңге боламыгы савытындагы язулар ни сөйли? «Е330» гадәти лимон кислотасы булып чыкты. «Е500» - аш содасы. «Е101» - В2 витамины, «Е160» - А витамины гына икән. Тәм көчәйткеч натрий глутоматын агулар исәбенә кертсәң генә инде. Ачыкланганча, натрий глутоматы да без тәм көчәйтү өчен куллана торган башка тәмләткечләрдән зарарлырак түгел. Бүгенге көндә глутоматны колбасага да, Корея һәм кытай кухнясы продуктларына да кушалар. Диетологлар сүзләренә караганда, бу, дозасын белеп кулланганда, рөхсәт ителгән өстәлмә икән. Коры ризыкларның ник озак сакланулары да билгеле булды. «Mareven Food Central» компаниясе технологлары монда хикмәт консервантларда түгел, бәрәңгенең сусызландырылуында диләр. Киптерелгән әйберләрнең озак саклануы элек-электән билгеле. Шулай булгач, тиз әзерләнә торган ризыкларда зыянлы әйбер юк булып чыга.
... прививкаң ясалганмы?
Чит илгә җыенган идем. Баксаң, ерак чит илләргә чыкканда кызамык авыруына каршы прививка ясату мәҗбүри икән. Аны китәргә ничә көн кала ясатырга кирәк?
Гөлсинә МАНСУРОВА, Яшел Үзән

Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты хәбәр итүенчә, күп илләрдә кызамык авыруы белән зарарлану очраклары арткан икән. Риск төркеменә балалар һәм 18-35 яшьләр арасындагы яшьләр керә. Шулай булгач, чит илләрдә, бигрәк тә Евросоюз илләрендә ял итәргә ниятләгән кешеләр саклык чараларын күрергә тиеш. Кызамык белән авырганнары булмаган, бу авыруга каршы прививка ясатмаган яки бер тапкыр гына ясаткан кешеләр чит илгә чыгарга 10 көн кала прививка ясатырга тиешләр. Аларны түләүсез нигездә шәһәрнең район клиникаларында ясатырга була. Мәҗбүри вакцинациянең балаларга һәм 18-35 яшьләр арасындагы кешеләргә мәҗбүри каралганлыгын да әйтергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading