Узып киткән 2021 ел кайтавазы кесәләрдә уйнаган җил тавышы булып колакта бик озак вакытлар шаулап торыр сыман. Дөньякүләм бәяләр узган ел да халыктагы “пандемия менә бетәр, менә бетәр” дигән өметләргә капма-каршы юнәлештә үсте дә үсте.
Бәяләр артты... Ә менә “хезмәт хаклары урынында калды” диючеләр өчен мин махсус бер тикшеренү үткәрдем.
Россиянең рекрутинг белән шөгыльләнүче танылган SuperJob (СуперДжоб) компаниясе, узган елга нәтиҗә ясаганда, “хезмәт базары моңарчы күрелмәгән күләмдәге эшче көчләр җитешмәү проблемасы белән күзгә-күз очрашты” дигән нәтиҗә чыгарган. Әгәр сорау бар икән, тәкъдимнең бәясе сизелерлек арта – монысы базар кануны. Чынлыкта ничек икән? “Кая барсам акча көрәү өчен зуррак көрәк кыстырып барыйм икән?” – соравына җавап астарак, укучым.
Белгечләргә иң зур кытлык кичерүче өлкәләрнең берсе – медицина өлкәсе. Соңгы елларда җәмгыяви авырлыкның күп өлеше медиклар җилкәсенә төште, күпләр күтәрә алмый китте, китмәгәннәр янына да тагын кешеләр кирәк...
Узган ел дәвамында медицина учреждениеләренә эшче эзләп тактага кадакланган вакансияләр күләме 1,5-1,7 тапкырга арткан ди әлеге компания. Хаҗәт белән бергә хезмәт хаклары да югары үрмәләгән. Әйтик, статистика буенча өлкән медицина персоналының (табибларның) ил буенча уртача хезмәт хаклары 12 процентка, кече медперсоналныкы (фельдшерлар, шәфкать туташларыныкы) – 14 процентка арткан диләр рекрутерлар.
Ышанмадым, хезмәткәрләр эзли торган махсус сайтка кереп карадым.
Менә:
Балык Бистәсенә участковый терапевт эзлиләр, 50-60 мең түләргә риза диләр. Күрше Киров өлкәсендә бәяләр бераз калкуырак – Уржумдагы Үзәк хастаханәгә участок терапевты кирәк. Аена 70 мең. Шул ук хастаханәнең тагын бер белдерүендә анестезиолог-реаниматолог эзлиләр, түләү тәкъдиме – аена 120 мең сум.
“Киләчәк һөнәре” – IT-белгечләргә кытлык узган елдагыдан 90%ка арткан ди SuperJob. Болар өчен каралган хезмәт хаклары да соңгы 2 елда 38,8 процентка “камыл сикерткән” булып чыккан. Бүген Россия регионнарында башын кашып компьютер актарып утырырга ризалык белдергәннәргә аена кимендә 90-100 мең сум түләргә риза булучылар күп.
Кешеләргә кытлык кичергән өлкәләрне актарып утырганда дару белгечләре күзгә чалынды. Соңгы 2-3 елда аптека юлын таптаганнар даруханәләрнең саны артуына, андагы фармацевт-провизорларның күзгә күренеп “яшәрүенә” игътибар итми калмагандыр. Соңгы бер ел эчендә даруханәләрдә дару сатып бирүче хезмәткәрләр сорап эленгән вакансияләр саны бер ел элекеге белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан.
Син сораган гап-гади даруның исемен дә кабатлый алмый, башта авыз ерып, аннан соң иҗекләп компьютер хәрефләрен шакылдата башлаган мөлаем туташлар – нәкъ менә шул шаукым нәтиҗәсе.
Хезмәт базарындагы “кил генә, көтәрмен” категориясенең иң зур абруйга ия легедар төркеме – курьерлар! SuperJob исәпләвенчә, аяклары белән чакрымнар санаучы яшел, сары, шәмәхә төсле кешеләргә сорау соңгы 1 елда гына да 5 тапкырга арткан. Казан буйлап җәяү теркелдәүче курьерларның уртача хезмәт хаклары 32 мең, машина белән ризык-мазар таратучыларыныкы 48 мең сум тирәсе ди. Җәяүләп түгел йөгереп йөрүчеләр айлык максимум – 50 меңгә, машинасында җитезрәк җилдертүчеләр исә аена иң күбе 87 мең сумга дәгъва кыла ала, имеш.
Ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, бүгенгә кабат иң кыйммәтле товар – кеше (тыңлаучан гына булсын, вакытында вакцинация генә үтеп торсын). Ләкин шулай да, кемдер яхшы хезмәткәр өчен тиешенчә мул түләргә әзер, ә кемдер юк – аерма шунда гына.
Әйтик, бөтен гомерләрен җитештерүгә багышлаган алтын куллы завод-фабрика белгечләре бүген, акчасы аз булганлыктан, зур-зур сәнәгать предприятиеләрендәге эшләрен ташлап, җиңелрәк, акчалырак такси, курьер һөнәрен сайлый. Алардан калган бушлыкны “акыллыбаш” сәнәгать хуҗалары белемсез, тәҗрибәсез, әмма аз хезмәт хакына эшләргә әзер яңа эшче кадрлар сайлый.
Бу – бүгенге яңа тормышның асылы, яңа чынбарлык.
Шундыйрак хәлләр...
Әмир Исламов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар