Шәһри Казан

Кайсылары кадерле: кешеләрме, этләрме?

Арча районының Иске Йорт авылыннан мин. Без бәләкәй чакларда, ягъни, моннан 60-70 еллар элек авылларда этләр аз иде. Гадәттә, бу җәнлекләрне яхшырак тормышлы, баерак гаиләләр һәм өлкән яшьтәге кайбер картлар асрады.

Татарстанда сукбай этләргә бәйле шикаятьләр саны арткан

Этләрне ишегалларындагы кечкенә генә ояда бәйдә тоттылар. Берәрсе капкадан керә башласа, эт хуҗасына хәбәр салды. Билгеле инде, авылда кемнәрдә эт барлыгын һәркем белеп яшәде. Хуҗасыз рәвештә урамнарда йөгереп йөргән бер генә эт тә күренмәде.

Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, узган гасырның 50нче еллары азагында Казан дәүләт университетына укырга килдем. Шәһәр читендәге тулай торакта яшәдек. Ул елларда шәһәр үзәгендә һәм читтәрәк тә хуҗасыз этләрнең көтүе белән йөргәнлеген хәтерләмим, юк иде алар.
Бүген исә, этләр зур проблемага әверелде. Аларга теләсә кайда юлыгасың. Этләр балаларга да, хәтта, өлкәннәргә дә ташлана, көтүләре белән килеп, уратып ала.

Билгеле булганча, бер генә җан иясе дә, шул исәптән, этләр дә ашамыйча яши алмый. Эт иснәнә-иснәнә азык эзли. Балалар, гадәттә, үзләре белән ризык йөртә, урамда ашый-ашый бара. Ач эт ашамлыкка ымсынып, балаларга ташлана да инде.

Мәгълүматларга караганда, Татарстанда сукбай этләргә бәйле шикаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 15 процентка арткан. Республикада узган ел 9960 кеше этләрдән зыян күргән. Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай һәм Бөгелмәдә хәл аеруча катлаулы.

Хуҗасыз этләрнең кайберләренең колакларында сары тамга беркетелгән. Янәсе, мондый этләр Казанда яки Яшел Үзәндә стерильләштерелгән. Ләкин, тикшерүләр ачыклаганча, әлеге сары тамгалар күпчелек очракта стерильләштереп тормыйча гына эт колагына тагылган. Билгеле инде, мондый алдашудан бернинди файда да һәм иминлек тә юк.

Реклама

Гамәлдәге кануннар нигезендә, торак пунктларда этләрне атарга ярамый. 2014 елның 1 гыйнварында кабул ителгән “Йорт хайваннарын тотуның аерым мәсьәләләре турында”гы карар нигезендә республикада сукбай этләрне контрольдә тотуның кайбер вәкаләтләре муниципаль районнарга тапшырылган. Моның өчен республика бюджетыннан субсидия формасында акча бирелә. Стандарт кагыйдәләр буенча бер эт өчен чыгымнар 6,1 мең сумны тәшкил итә. Узган ел 10 меңгә якын хуҗасыз эт ауланган. Татарстанда быел да хуҗасыз этләрне аулау өчен 56,5 миллион сум билгеләнгән. Казанда һәм республиканың 17 районында хуҗасыз этләрне аулау белән “ВетДом” җәмгыяте шөгыльләнә.

Кайбер районнарда хуҗасыз этләрне кайсы оешма ауларга тиешлеге һаман да тәгаенләнмәгән.
Россия Дәүләт Думасы депутатлары яңа канун проекты тәкъдим итте. Әлеге канун кабул ителгән очракта, бюджетның мөмкинлегенә карап, Россия төбәкләре сукбай этләр белән ничек көрәшәсен үзләре хәл итә. Үтерергә ниятләсәләр, бу авыртусыз, гуманлы ысуллар белән генә башкарылырга тиеш, диелде. Тик, җәмәгатьчелектә резонанс тудырган әлеге проект кире кагылды.

Статистика хуҗасыз этләрнең елдан-ел арта баруын күрсәтә. Озак еллар ветеринар булып эшләгән Илдус Хатыйпов фикеренчә, хуҗасыз этләрне атып үтермәсәң, проблеманы уңай хәл итеп булмаячак.

– Этләрне бергә тупласаң, паразит һәм йогышлы авырулар башланачак. Стерильләштереп урамга җибәрүнең дә мәгънәсе юк. Чөнки, этләр төркем булып йөри, ә төркемдә лидерлык өчен көрәш бер вакытта да туктамый. Урамдагы этләр теләсә кайсы вакытта усаллык күрсәтергә мөмкин, –ди ветеринар Илдус Хатыйпов.
Татарстан сукбай җәнлекләрнең санын киметү максатында, Россиядә этләрне һәм мәчеләрне мәҗбүри рәвештә теркәргә һәм аларны фатирларда асрау санын канун нигезендә чикләргә тәкъдим итте. Бу канун проекты Дәүләт Думасы тарафыннан каралырга тиеш. Шушы проект канун рәвешендә кабул ителсә, этләр һәм мәчеләр тормышында тәртип салыныр иде, бәлки.
 Хәзергә “этләр талый күрмәсен”, дип, куркып йөрергә туры килә.

Әгъзам Фәйзрахманов,
Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: