16+

Лилия Галимова: «Иң мөһиме - кешеләрне өйләренә кайтару»

Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова 31 мартта Хөкүмәт йортында республикада бу атнаның рәсми хәбәрләре белән таныштырды, журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

Лилия Галимова: «Иң мөһиме - кешеләрне өйләренә кайтару»

Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова 31 мартта Хөкүмәт йортында республикада бу атнаның рәсми хәбәрләре белән таныштырды, журналистлар сорауларына җаваплар бирде.

Тәгәрәде тәгәрмәч

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Казахстанның Караганда өлкәсендә шин заводын төзи башлау тантанасында катнашачак. Проектны “Татнефть” компанияләр төркеме гамәлгә ашыра. Булачак завод өчен бездәге Түбән Кама шәһәрендә кадрлар әзерләнә.
— Әлеге предприятиене 2022 елның ноябрендә эшләтеп җибәрү планлаштырылган. Машина төзелешен үстерү буенча Казахстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек килешүе кабул ителде. Шулай ук, Казахстанның Тышкы эшләр министрлыгы белән дә инвестицияләр кертү килешүе төзелде, - диде Лилия Галимова.
 Казахстандагы шин заводы елына 3 миллион җиңел автомобиль шины һәм 500 мең йөк автомобиле шины җитештерәчәк, биредә 800 эш урыны булдырыла.

Хәлең ничек, институт?

Президент шулай ук, бу атнада Казан юридик институты эшчәнлеге белән, урынга барып таныша. Уку йорты 15 мең хокук белгече әзерләп чыгарган, шулар арасыннан 15 кеше генерал дәрәҗәсенә ирешкән. Рөстәм Миңнеханов институт биләмәсендәге хәрби мемориалга чәчәкләр сала, уку корпусларында була.

Авыл эшкуарларына бар өмет

Казанда 31 март - 2 апрель көннәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары форумы бара. Лилия Галимова сөйләгәнчә, форумда авылларны үстерү, эшкуарларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту, яңа агропроектларны гамәлгә кую, инвестицияләр җәлеп итү, авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләү темалары күтәрелә. Россиянең 36 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500 делегат катнаша. Алар өчен республиканың Тукай районына танышу сәфәре оештырыла. Татарстан Президенты форумның пленар утырышында катнашачак.

 Яшел Үзән “яшьнәде”

Яшел Үзән шәһәрендәге күп катлы йорт фатирында көнкүреш газы шартлаудан берничә фатир зыян күрде. Журналистлар соравына Лилия Галимова:”Татарстан хакимияте Яшел Үзәндәге йортны төзекләндерү чараларын барлый. Шәһәр хакимияте тәкъдимнәр туплый, шуларга нигезләнеп, зыян күргән кешеләргә ярдәм оештыру башкарылачак. Иң мөһиме - кешеләрне өйләренә - фатирларына кайтару, - дип җавап бирде.

Хәзер МЧС һәм республиканың Төзелеш министрлыгы белгечләре Яшел Үзәндәге йортка техник тикшерү үткәрә. Көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән фатирлардагы кешеләр Яшел Үзәндәге бер шифаханәдә яшәп тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading