16+

Казанда волонтерлар 16 тарихи йортны яңарткан

    "Том Сойер Фест" фестивале быелгы эшләрен башлап җибәрергә җыена. Агач йортларның йөзен торгызу буенча фестиваль Казанда 2016 елдан бирле үткәрелә.

Казанда волонтерлар 16 тарихи йортны яңарткан

    "Том Сойер Фест" фестивале быелгы эшләрен башлап җибәрергә җыена. Агач йортларның йөзен торгызу буенча фестиваль Казанда 2016 елдан бирле үткәрелә.

Проект шәһәрнең кыйммәтле тарихи төзелешен саклауга юнәлтелгән. Фестивальнең максаты – тарихи мохитне саклау һәм актуальләштерү, аның кыйммәтен халыкка һәм туристларга җиткерү.

"Том Сойер Фест"ны беренче тапкыр 2015 елда Самарада үткәрәләр. Бу хәрәкәт Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итте, фестиваль химаясе астында Россиянең 76 шәһәрендә һәм бистәләрендә тарихи йортлар ремонтлана. Әлеге проект кысаларында активистлар йортларны буйыйлар, агач декор, су торбаларын һәм башка әйберләрне торгызалар.

2016 елдан 2020 елга кадәр Казанда волонтерлар көче белән 16 тарихи йорт, шул исәптән ике мәдәни мирас объекты яңартылган. Проект коммерцияле түгел. Фестиваль кураторы – "Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы. Фестивальнең партнерлары һәм иганәчеләре – республиканың битараф булмаган оешмалары.

– Без «Том Сойер Фест» фестивален ачып җибәрергә вакыт җиткәненә чиксез шатбыз. Бу фестиваль Россиянең җитмештән артык шәһәрендә үткәрелә. Һәм Казан Самарадан соң икенче булып әлеге эшкә тотынды. Яңартылган йортлар саны буенча без иң алдынгысы – уналты өйне ремонтладык. Аның барысында диярлек, төгәлрәк әйтсәк – унбишендә кешеләр яши иде. 

Без эшләребезнең нәтиҗәсе белән бик горурланабыз. Барлык элементларны үз кулларыбыз белән торгызабыз, буйыйбыз. Шуңа ул йортлар безгә бик якын. Без хуҗалары булмасак та, аларны үзебезнеке дип саныйбыз. Хәтта Калинин урамында урнашкан бер йортка канализация дә үткәрдек. Иске Татар бистәсендә дә без матурлаган өй бар, – ди Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

Аның сүзләренчә, Казанда кеше яши торган тарихи агач өйләр бик аз калган. Анда яшәүчеләрнең күбесе өйләрен ремонтлатырга гариза да бирмиләр, волонтерларның инициативасына җавап та кайтармыйлар икән. Яки шундый очраклар да була: йорт шактый тузган һәм волонтерлар көче белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый, белгечләр тарафыннан зур эш башкару таләп ителә.

Быел «Том Сойер фест» фестиваль-хәрәкәте кысаларында Зөя утрау-шәһәрчегендә урнашкан дабаркадер һәм Боратынский музеенда беседка ремонтланачак.

6 июльдә 16:00 сәгатьтә Боротынский музеенда Фестиваль үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Анда эшнең кайчан башланып китәчәге һәм моның өчен нәрсәләр кирәклеге хакында сөйләячәкләр, шулай ук күргәзмә дә оештыру планлаштырылган. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading