16+

Казан Яңа ел каршыларга әзерләнә

Яңа ел бәйрәм чараларыннан мәдәният йортлары гөрләп торыр иде, мәгәр. Мөхтәрәм Үгез елын – 2021 елны каршылау үзенчәлеклерәк көтелә әле монда. Коронавирус сәбәпле, халыкның биналар эченә күпләп җыйналуы Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителми. Клубка керергә ярамаса, урам бар, парклар белән скверлар бар.

Казан Яңа ел каршыларга әзерләнә

Яңа ел бәйрәм чараларыннан мәдәният йортлары гөрләп торыр иде, мәгәр. Мөхтәрәм Үгез елын – 2021 елны каршылау үзенчәлеклерәк көтелә әле монда. Коронавирус сәбәпле, халыкның биналар эченә күпләп җыйналуы Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителми. Клубка керергә ярамаса, урам бар, парклар белән скверлар бар.

Без карны күрмәгән, салкынның нәрсә икәнлеген белмәгән кешеләр түгел, ләбаса.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә «халык паркларга агылыр», дип, җәмәгатьчелек мохитләрендә санитар таләпләрне саклау, чиратлар хасил итмәү зарурлыгын алдан ук искәртеп куйды.

Казанның барлык районнарын колачлаган 15 паркта һәм скверда Яңа ел шәһәрчекләре эшләячәк. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда Үзәк Чыршы да инде “яшел күлмәген киде”, хәзер энҗе-мәрҗәннәрен тага. Чыршы шәһәрчекләре янында шугалаклар да була. Казанда барлыгы 18 зур шугалак оештырыла, әле тагын 78 хоккей тартмасы гамәлдә. Шугалакларда тимераяк прокатлары эшли. Казанлылар һәм туристлар яраткан Кремль яр буенда да тимераякта җилдереп була. Кремль яр буенда кышкы мәдәни программа 12 декабрьдән башлана. Чирәмдәге хоккей үзәге, “Тасма” стадионы, Черек күл, “Мотор” спорт мәктәбе, Имәнлек урамындагы һәм “Солнечный” ял базасындагы шугалаклар казанлылар һәм кунаклар карамагында.

 “Крылья Советов” паркында кафе, тир һәм вендинг ачылды. Төрле товарны сата торган автомат аппаратлар Горький паркында, Җиңү паркына, Урицкий исемендәге паркта, Горки-Әмәт урман паркында да була. Черек күлдә фотостудия эшли. “Сосновая роща”, “Комсомолец” парклары, шулай ук Мир урамындагы парк белән Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае янындагы парк та Яңа ел рухы белән сугарыла. Аксенов скверында һәм Лядов бакчасында да мәдәни программа тәкъдим ителә. Аккош күлендә экстрим-парк җиһазлана.

Казан паркларына һәм скверларына озакламыйча Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр. Яңа елны паркларда Кыш бабай белән Кар кызы катнашында каршылау үзе бер күңелле бит.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading