16+

Казанда мультиклар һәм бонсай ясарга өйрәтүче «Малышок» балалар бакчасы ачылды

Мәктәпкәчә учреждениедә башкарылган эшләрнең, алар нәтиҗәсендә биредә ясле төркеме барлыкка килде, сыйфатын шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде. Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң 200 урынга исәпләнгән 279-нчы номерлы «Малышок» балалар бакчасы ишекләрен ачты. Күптән ремонтка мохтаҗ мәктәпкәчә учреждение танымаслык булып үзгәргән: балаларны якты, уңайлы бүлмәләр, яңа спорт залы, иҗат кабинетлары каршы алды.

Казанда мультиклар һәм бонсай ясарга өйрәтүче «Малышок» балалар бакчасы ачылды

Мәктәпкәчә учреждениедә башкарылган эшләрнең, алар нәтиҗәсендә биредә ясле төркеме барлыкка килде, сыйфатын шәһәр Мэры Илсур Метшин бәяләде. Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң 200 урынга исәпләнгән 279-нчы номерлы «Малышок» балалар бакчасы ишекләрен ачты. Күптән ремонтка мохтаҗ мәктәпкәчә учреждение танымаслык булып үзгәргән: балаларны якты, уңайлы бүлмәләр, яңа спорт залы, иҗат кабинетлары каршы алды.

Моннан тыш, башкарылган капиталь ремонт нәтиҗәсендә кече яшьтәге балалар өчен төркем ачылды. Эшләрнең сыйфатын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. «Без монда ремонтка кадәр булдык, педагоглар һәм ата-аналар белән балалар бакчасы нинди булырга тиешлеге турында фикер алыштык. Барлык планнарны да тормышка ашыра алдык, хәзер монда бөтенләй башка шартлар. Бу нәниләр өчен чын кечкенә сарай», – диде ул.

«Капиталь ремонт нәтиҗәсендә учреждениедә спорт залы барлыкка килде, ясле төркеме ачылды, – дип билгеләп үтте Мэр. – Бинаны гына ремонтлап калмыйча, территорияне дә төзекләндерделәр. Ярый әле барлык агачларны да саклап калдык. Эш нәтиҗәләрен күреп күңел сөенә». Моннан тыш, бина куркынычсызлык системасы, видеокүзәтү камералары, хәвеф төймәсе белән җиһазландырылды, дип сөйләде Мэрга балалар бакчасы мөдире Ольга Федотова.

Балалар бакчасы 1969 елда төзелгән һәм бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган. Бу вакыт эчендә мәктәпкәчә учреждениеләргә карата таләпләр үзгәрде. Эшләр узган елның маенда башланган иде, подрядчы «Армада Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булды. Эшләр «Союз Строй Проект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте проекты буенча алып барылды, аның нигезенә педагоглар һәм ата-аналар теләкләре ятты. Проектны эшләүдә профессиональ дизайнер да катнашты.

Хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 180 бала тәрбияләнә, барлыгы 10 төркем оештырылган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә беренче тапкыр килгән сабыйлар яңа шартларга күнегәләр һәм биредә әлегә берничә сәгать үткәрәләр, ә яраклашу чоры тәмамланганнан соң көн буена калачаклар.

«Беренче катта безнең биш төркем шөгыльләнә, балалар өчен барлык бүлмәләрдә җылытыла торган идәннәр ясалган, – дип өстәде О.Федотова. – Ясле төркемендәге сабыйлар өчен дә барысы да каралган: уңайлы йокы бүлмәләре, карават һәм башка җиһазлар. Барысы да куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә: әйтик, җиһазның почмаклары түгәрәкләнеп эшләнгән».

Шәһәр башлыгы балалар бакчасы бинасын карап чыкты, балаларның яңа спорт залында уза торган дәресендә булды һәм тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Әйтик, капремонттан соң учреждениедә яңа үсеп килә торган юнәлешләр ачылды – өстәмә түләп, балалар мультипликацион фильмнар булдыру нигезләренә өйрәнә ала. О.Федотова Мэрга хәбәр иткәнчә, сабыйлар педагоглар күзәтүе астында пластилиннан геройларның сыннарын әвәлиләр, аларны телефонга төшерәләр һәм мультфильмнар ясыйлар. Мәктәпкәчә учреждение тәрбияләнүчеләре тарафыннан булдырылган шундый мультипликация картиналарының берсен шәһәр башлыгына күрсәттеләр. «Идея искиткеч. Иң мөһиме – балалар үсештә», – дип бәяләде И.Метшин.

Балалар бакчасының тагын бер үзенчәлеге – релаксация бүлмәсе – анда балалар дәресләрдән ял итеп кенә калмыйча, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннанрак таныша ала. Балалар аквариумда яшәүче балыклар һәм диңгез ташбакаларын тәрбияләргә, шулай ук карлик үсемлекләр утырту өчен япон бонсай сәнгатен өйрәнә, дип сөйләде тәрбияче Лилия Исмәгыйлева.

Быел капиталь ремонт программасы буенча Казанда 15 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе яңартылды, дип билгеләп үтте Мэр. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә шартларны яхшырту 2,5 мең кечкенә казанлыга кагылды, – дип өстәде шәһәр башлыгы. – Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Балалар бәхетле булып үссеннәр, үсештә булсыннар, әти-әниләрен һәм безне барыбызны да шатландырсыннар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында балалар бакчаларын ремонтлау белән беррәттән мәктәпкәчә учреждениеләр төзү дә дәвам итә: әйтик, узган ел шәһәрдә ун балалар бакчасы төзегәннәр, ә быел 1690 урынлык тагын сигез учреждение төзеләчәк.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading