16+

«Күңел җылым – открыткаларда»

Узган атнаның җомгасында «Казан» агропромпаркы ветераннар өчен бәйрәм чарасы уздырды.

«Күңел җылым – открыткаларда»

Узган атнаның җомгасында «Казан» агропромпаркы ветераннар өчен бәйрәм чарасы уздырды.

Ветераннарны хөрмәтләү идея­се белән агропромпарк арендаторлары чыккан. Аларның инициативасын администрация дә хуплаган. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга агропромпаркта чәй табыны әзерләнгән иде. Соңыннан аларга, күчтәнәч итеп, үзебездә җитештерелгән азык-төлек салынган пакетлар да өләштеләр.

Шимбә көнне исә, Пасха бәйрәме алдыннан, шунда ук кул эшләре ярминкә-күргәзмәсе оештырылды. Базарга килгән халык бүләккә дип кулдан эшләнгән беләзекләр, сабыннар, бәйләнгән шапкалар, төрле открыткалар, сувенирлар алды. Кулдан открыткалар ясаучы Лилия Моратованың агропромпаркта уздырылган күргәзмәдә беренче генә катнашуы.

- Үземне дә күрсәтергә, башкаларга да карарга килдем, - ди ул.

Соңгы вакытта кул эшләре белән шөгыльләнүчеләрнең саны артты. Хәзерге кибеттән ни телисең, шуны сатып алып була торган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү кирәкме соң, дип уйлап куючылар бардыр.

- Үзең тудырган матурлыкка җитми инде алар. Ул эшләнмәләрдә бит синең кул җылың, күз нурың да саклана. Әле генә бер әби оныкларына открыткалар сатып алды. Открыткаларыңа кул тидерүгә үк сизелә андагы җылылык, дип китте ул. Аның сүзләреннән минем күңелемә дә кояш кереп утырды, - диде Лилия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading